Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Кама Тамагында терлекчелек буенча зона семинары узды

Дүшәмбе көнне районда зона семинар киңәшмәсе үткәрелде, анда терлекчелектә 9 айга йомгаклар ясалды һәм кышкы чорга бурычлар билгеләнде. Семинарда Идел аръягы зонасыннан сигез район вәкилләре катнашты. Район мәдәният йортына зур авыл хуҗалыгы берләшмәләре директорлары гына түгел, бүлекчә һәм филиал, ветеринария хезмәте, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәләре җитәкчеләре дә җыелды. Семинар-киңәшмәнең...

Дүшәмбе көнне районда зона семинар киңәшмәсе үткәрелде, анда терлекчелектә 9 айга йомгаклар ясалды һәм кышкы чорга бурычлар билгеләнде. Семинарда Идел аръягы зонасыннан сигез район вәкилләре катнашты.


Район мәдәният йортына зур авыл хуҗалыгы берләшмәләре директорлары гына түгел, бүлекчә һәм филиал, ветеринария хезмәте, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәләре җитәкчеләре дә җыелды. Семинар-киңәшмәнең пленар өлешен МР башкарма комитеты җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы Алмаз Сабирҗанов ачты. Ул кунакларны район үсешенең төп юнәлешләре белән таныштырды. АК БАРС Холдингы генераль директоры урынбасары Дамир Галиев предприятиенең эшчәнлек юнәлешләре һәм урыннарда алып барылган эшләр турында сөйләде.
ТР авыл хуҗалыгы министрының терлекчелек буенча урынбасары Нәҗип Хазипов сигез районның авыл хуҗалыгы предприятиеләре эшенә бәя бирде. Ул октябрь башына һәр бүлекчәнең эшчәнлеген бәяләде, мөгезле эре терлекнең баш санын киметкән хуҗалыкларның ялгышларына игътибарны юнәлтте, продукция җитештерүне киметүгә юл куйган бүлекчәләрне санап чыгып, сөт җитештерүгә тукталды. Ул тулай савым кимүенең чагыштырмача анализын китерде һәм инвестиция компанияләре агрофирмаларында малларның продуктлылыгына, аларны ашатуда эшкәртү сәнәгате продуктларын файдалануга тукталды. Малларны ашату рационын дөрес сайламыйча продукция җитештерүнең кимүенә юл куйган ваемсыз җитәкчеләрдән аеруча катгый сорады.
Аннары семинарда катнашучылар алдында авыл хуҗалыгы продукциясен эшкәртүче, авыл хуҗалыгы өчен җиһазлар, хайваннарның азык сыйфатын яхшыртучы һәм аларны дәвалау өчен биопрепаратлар җитештерүче компания вәкилләре чыгыш ясады.
Семинарның икенче өлеше Сөйки сөтчелек комплексында үтте. Билгеләп үтәргә кирәк, ай ярым дәвамында биредә сөт бирүче терлекләрне асрауга шартлар тудыру өчен җентекле эш башкарылды.
Генераль директор Рамил Каюмов алга куйган бурыч - барлык савым терлекләрен бер комплекска җыеп, аларны асрау өчен бөтен уңайлы шартлар булдыру мәсьәләсе хәл ителгән. Бүген комплекста 945 баш мөгезле эре терлек асрыйлар, шуларның 635е - савым сыерлары. Моның өчен савым җиһазлары ике тапкыр диярлек - 24тән 40 берәмлеккә кадәр арттырылган. Хәзер 4,5 сәгатьлек иртәнге савым вакытында 740 баш сыерны саварга була.
Семинарда катнашучылар комплексны йөреп чыктылар, биредә алар бозаулату бүлеген, бозауларны салкында асрау алымын, савым җиһазларын карадылар. Ясалма орлыкландыру белгече Наталья Чередилина эше белән, мал табибы, яшь белгеч Екатерина Евстягинаның бозауларда иммунитет булдыру өчен угыз сөте куллану методы белән таныштылар.
Комплекс территориясен төзекләндерү буенча башкарылган зур эшләрне бәяләделәр. Монда җиләк-җимеш бакчасы булдырылган, терлекләр урнашкан теләсә кайсы бинага техника азык ташый алсын өчен бетон юллар һәм тротуарлар салынган.
Нәҗип Нәкыйп улы барлык журналларны өйрәнде, комплексның һәр почмагын карап чыкты, терлек азыгын бәяләде. Яхшы әзерләнүләре өчен генераль директор Рамил Каюмовны мактады һәм район башлыгы Павел Лохановка ярдәме өчен рәхмәт белдерде.
- Ничә ел буена бу комплекс алга китә алмады, ул яңадан тулы көченә эшләп китсен өчен сез бөтен көчегезне куйдыгыз. Иң мөһиме - туктап калмаска. Бик уңайлы шартлар булдырылган, сыйфатлы азык әзерләнгән, әгәр эшләр ел буе шулай барса, нәтиҗәсе озак көттермәс.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев