Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Кама Тамагында социаль яклау тармагының йомгаклау отчет җыелышы үткәрелде (фото)

Анда муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Елена Сороковнина, халыкның мәшгульлек үзәге филиалы җитәкчесе Илфар Хөснуллин, район инвалидлар җәмгыяте рәисе Анна Зубарева, балигъ булмаганнар эше буенча комиссиянең җаваплы секретаре Рамил Хәйруллин катнашты. 2015 елда башкарылган эшләр һәм агымдагы елга билгеләнгән бурычлар турындагы доклад белән социаль яклау бүлеге...

Анда муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Елена Сороковнина, халыкның мәшгульлек үзәге филиалы җитәкчесе Илфар Хөснуллин, район инвалидлар җәмгыяте рәисе Анна Зубарева, балигъ булмаганнар эше буенча комиссиянең җаваплы секретаре Рамил Хәйруллин катнашты.

2015 елда башкарылган эшләр һәм агымдагы елга билгеләнгән бурычлар турындагы доклад белән социаль яклау бүлеге җитәкчесе Гөлназ Сафина һәм "Богородский рай" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге директоры Наталья Зиннәтова чыгыш ясады.
Учреждениенең иң яхшы хезмәткәрләре Кама Тамагы муниципаль район Советы һәм социаль яклау бүлегенең Мактау грамоталары, Рәхмәт хатлары белән бүләкләнде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев