Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Кама Тамагында “Снегоход-2015” кисәтү операциясе үткәрелә

Мототранспортларны куллануга билгеләнгән таләпләрне үтәү максатыннан район территориясендә, шулай ук республикада 7-31 декабрьдә "Снегоход-2015" кисәтү операциясе үткәрелә. Рейдларны ЮХИДИ, МЧС, аучылык хезмәте белгечләре уздыра. Тикшерүләр барышында машиналарның (агрегатларның) теркәү мәгълүматына туры килүен, теркәү кагыйдәләрен үтәүгә, вакытында техник күзәтү узуга, машина йөртүчеләрнең әлеге төр транспортка рөхсәт тракторчы-машинист таныклыгы булуына аеруча зур...

Мототранспортларны куллануга билгеләнгән таләпләрне үтәү максатыннан район территориясендә, шулай ук республикада 7-31 декабрьдә "Снегоход-2015" кисәтү операциясе үткәрелә. Рейдларны ЮХИДИ, МЧС, аучылык хезмәте белгечләре уздыра. Тикшерүләр барышында машиналарның (агрегатларның) теркәү мәгълүматына туры килүен, теркәү кагыйдәләрен үтәүгә, вакытында техник күзәтү узуга, машина йөртүчеләрнең әлеге төр транспортка рөхсәт тракторчы-машинист таныклыгы булуына аеруча зур игътибар бирелә.


ТР Кама Тамагы районы дәүләт техник күзәтчелеге бүлеге җитәкчесе Хәмит Гайнуллин мәгълүматлары буенча бүгенге көндә 140 мототранспорт теркәлгән. Әлеге транспорт төре белән идарә итү 16 яшьтән рөхсәт ителә. Мототранспорт белән идарә итү өчен Тәмте авылында хуҗалык килешүе нигезендә ГАОЦ СПО Чистай күппрофильле көллиятендә (элекке СПТУ-86) укырга була.

Рейдлар вакытында 4 теркәлмәгән снегоход, техник күзәтү үтмәгән 3 очрак ачыкланды. РФ 9.3 маддәсе буенча 3 протокол төзелде. Рейдлар яңа ел бәйрәмнәреннән соң да дәвам итәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев