Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Кама Тамагында мөмкинлекләр һәркем өчен дә бертигез булырга тиеш

Дүрт ел элек, 2011 елда "Кулай мохит" озак сроклы республика программасы эшли башлады. Программаның максаты - инвалидларның һәм халыкның аз хәрәкәтләнүче катламы өчен башкалар белән бертигез мөмкинлекләр булдыру, аларның сәламәтләндерү учреждениеләрендә, сәүдә нокталарында һәм башка урыннарда каршылыкларсыз хәрәкәт итүен тәэмин итү. Безнең районда 24 коляскадагы инвалид яши, 7се - Кама...

Дүрт ел элек, 2011 елда "Кулай мохит" озак сроклы республика программасы эшли башлады. Программаның максаты - инвалидларның һәм халыкның аз хәрәкәтләнүче катламы өчен башкалар белән бертигез мөмкинлекләр булдыру, аларның сәламәтләндерү учреждениеләрендә, сәүдә нокталарында һәм башка урыннарда каршылыкларсыз хәрәкәт итүен тәэмин итү.


Безнең районда 24 коляскадагы инвалид яши, 7се - Кама Тамагында, шуларның 4се - балалар. "Кулай мохит" программасында үзәк район дәваханәсе, социаль көнкүреш оешмалары һәм учреждениеләре, халыкка хезмәт күрсәтү сферасы объектлары актив катнаштылар. Район үзәгендә КЦСОНга кергәндә, прокуратура янында, район мәдәният йорты, үзәк дәваханә, ике мәктәптә һәм башка учреждениеләрдә, шулай ук Комаров урамындагы ике күпфатирлы йортка кергәндә уңайлы пандуслар барлыкка килде.
Узган җәйдә поселок җитәкчелеге Кама Тамагында яшәүче Автономовлар гаиләсенә ярдәм күрсәтте. Алар асфальт юлның шәхси йортларына борылган өлешен төзекләндерүдә ярдәм күрсәтүләрен үтенеп мөрәҗәгать иткәннәр иде. Чөнки инвалид баланы коляскада урамга алып чыкканда, юл биек булу сәбәпле кыенлыклар тудыра иде. Бу мәсьәлә уңай хәл ителде.
Мәкаләнең ахырын газетабыз битләреннән укыгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев