Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Кама Тамагында лейкозны булдырмыйк

2016 елның 1 гыйнварыннан лейкоз белән авыручы сыерлардан алынган продуктны куллануны тыя торган таможня союзының техник регламенты мәҗбүригә әверелде. Элек авыру терлекнең сөтен бары кайнатып яки пастеризацияләп кулланырга була иде. Хәзер аны бернинди формада да кулланырга ярамый. Билгеләп үткәнчә, мөгезле эре терлекләрдәге лейкоз - яман шеш хроник авыруы. Вирус бер...

2016 елның 1 гыйнварыннан лейкоз белән авыручы сыерлардан алынган продуктны куллануны тыя торган таможня союзының техник регламенты мәҗбүригә әверелде.


Элек авыру терлекнең сөтен бары кайнатып яки пастеризацияләп кулланырга була иде. Хәзер аны бернинди формада да кулланырга ярамый. Билгеләп үткәнчә, мөгезле эре терлекләрдәге лейкоз - яман шеш хроник авыруы. Вирус бер терлектән икенчесенә контактлы юл аша, сөт эчергәндә һәм үгезләр белән кушылдырганда күчә. Бер тапкыр аның белән зарарланган терлек гомерлеккә вирус йөртүче булып кала. Сыерлардагы кан рагы дәваланмый.

Авыруны ачыклау максатыннан район ветеринария хезмәте тарафыннан елга ике тапкыр мөгезле эре терлекләргә канны лейкозга тикшерү өчен язгы һәм көзге диспансеризация үткәрелә.

Лаборатор тикшерүләр нәтиҗәсендә 2015 елда 2014 ел белән чагыштырганда инфекцияле терлекләр 5%ка кимегән. Шәхси торакта тикшерелгән 2813 баш мөгезле эре терлектән 664 башта инфекция ачыкланган. Лейкозның үзенчәлеге шунда, беренче айларда чир үзен сиздерми. Сыер алганда бу турыда онытмау мөһим. Дусларыгыздан, танышларыгыздан, фермадан яки башка регионнан сыер алырга җыенасыз икән, бу хуҗалыкның, районның эпизоотик хәлен белешергә кирәк. Һәр мал табибы үз участогындагы терлекләрнең тикшеренү узу-узмавын белә. Районның ветеринар хезмәтенә килеп, нинди кисәтү чаралары һәм тикшеренүләр үткәрелгәнлеген ачыкларга һәм шуннан соң гына үз хуҗалыгыңда сәламәт терлек башын арттырырга була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев