Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Кама Тамагында кыш түземлекне сыный

Күп итеп яуган кар җирлекләргә, шәхси йортларда яшәүчеләргә, төрле оешмаларга мәшәкать тудырды. Һәр авылда һәм поселокта караңгыга кадәр трактор тавышы ишетелеп торды. - Бу район башлыгы кабул итү бүлмәсеме? Мине Павел Николаевич белән тоташтырыгыз әле. - Нинди мәсьәлә буенча шалтыратасыз? - Өемнән чыга алмыйм - кар күмеп китте. Юлны чистарталар,...

Күп итеп яуган кар җирлекләргә, шәхси йортларда яшәүчеләргә, төрле оешмаларга мәшәкать тудырды.


Һәр авылда һәм поселокта караңгыга кадәр трактор тавышы ишетелеп торды.
- Бу район башлыгы кабул итү бүлмәсеме? Мине Павел Николаевич белән тоташтырыгыз әле.
- Нинди мәсьәлә буенча шалтыратасыз?
- Өемнән чыга алмыйм - кар күмеп китте. Юлны чистарталар, ә өйгә керү юлы томалана. Мин олы яшьтәге пенсионер, ялгызым яшим.
Бу сөйләшү 18 гыйнвар кичендә булды. Бераз соңрак Агрошәһәрчектә тракторчыларның берсе үзенә кул күтәрүләре турында зарланып хәбәр итә. Трактор юлны ачкач, йортына таба керү юлы томаланган хуҗа чыгып, тракторны туктатып, йөртүчегә йодрыклары белән ташлана.
Карлы кышның тагын башка моментлары да бар.
- Мин ялгыз пенсионер карчык, йортыма таба юлны кардан чистарту авыр, бигрәк тә бу кышта. 23 гыйнвар көнне мин капка төбендә кар көри идем. Трактор үтеп китте. Мин аңа кулымны болгадым һәм ул туктады. "Булышыгыз әле, зинһар, минем ул карны көрәргә башка хәлем калмады",- дидем. Трактор йортыма керә торган юлны ачты да китеп барды. Акча да алмады. Рәхмәтемне дә әйтә алмый калдым. Мин бары аның номерын гына язып калдым - 8855. Шундый кешелекле, ярдәмчел тракторчыга рәхмәтемне белдерәм. Соңрак без аның кем булуын ачыкладык. Бу номерлы МТЗ тракторы юл идарәсенеке, аның белән Дамир Мифтахов идарә итә. Узган атнада тракторчылар үз адресларына тиргәү сүзләре генә түгел, рәхмәт сүзләре дә ишеттеләр. Күбесе халыкка йортларына керү юлларын чистарталар.
Һәркем үз эшен башкара, ә безгә бераз түземлерәк булырга кирәк, кар бит "чуртан кушуы" буенча яумый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев