Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Кама Тамагында көн саен 200дән артык баланы “Бэркут” МУП автобуслары база мәктәпләренә йөртә

- Безнең автобус йөртүчеләребез һәр көн мәктәп укучылары яшәүче 53 торак пунктны әйләнә. Без балаларны авыллардан алабыз һәм мәктәпләргә китерәбез, - ди "Беркут" МУП директоры Рифат Вәлиев. - 2015 ел нәтиҗәләре буенча балаларны ташу контракты 100 процентка үтәлгән. Предприятие автопаркында 16 автобус, МТЗ тракторы һәм "Барс" мини-тракторы бар. Автобусларның берсе...

- Безнең автобус йөртүчеләребез һәр көн мәктәп укучылары яшәүче 53 торак пунктны әйләнә. Без балаларны авыллардан алабыз һәм мәктәпләргә китерәбез, - ди "Беркут" МУП директоры Рифат Вәлиев. - 2015 ел нәтиҗәләре буенча балаларны ташу контракты 100 процентка үтәлгән. Предприятие автопаркында 16 автобус, МТЗ тракторы һәм "Барс" мини-тракторы бар. Автобусларның берсе Кама Тамагы штп буенча пассажирлар йөртә. Эш көннәрендә ул ике рейс ясый, халыкны иртән һәм кич балалар бакчаларына, мәктәпләргә, дәваханәгә илтә. Бу рейс автобусы поселокның бөтен микрорайоннарында - Околица, Агрошәһәрчек, Поле Чудес, Заовражный Каратай, Комаров урамында йөри. Район халкы арасында бу маршрутка ихтыяҗ зур. Аерым алганда, "Салават күпере" балалар бакчасы янында көн саен "үз" автобусларын кадетлар да, медицина хезмәткәрләре дә көтә. Аннары ул Куйбышев Затонга кадетларны, Затонда эшләүчеләрне илтә.

Моннан тыш, ел дәвамында без оешма һәм предприятиеләр заказлары буенча да эшлибез. Моңа Казанга экскурсияләр, шулай ук республика буенча узучы ярышларга спортчыларны илтү керә. Үткән ел без Яшел Үзән, Мамадыш, Алабуга, Болгар шәһәрләренә бардык.

Бүгенге көндә предприятие штатында 31 кеше эшли, шуларның 16сы - автобус йөртүчеләр. Лизингка алынган тракторлар АТПга кышкы вакытта район үзәге урамнарын чистарту буенча ярышта катнашу мөмкинлеге бирде. Һичшиксез, субподрядсыз да булмады, ләкин предприятиенең дә эше җитәрлек. Аерым алганда, К.Маркс, Гагарин урамнарындагы барлык тротуарлар, күл буендагы сукмак, парклар эчендәге юлларны көн саен мини-тракторда Рамил Хәйретдинов чистарта. Шуңа күрә эш һәркемгә җитәрлек.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев