Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Кама Тамагында халык куркынычсызлыгы мәсьәләсе даими тикшерелә (фото)

Районда халык куркынычсызлыгы мәсьәләсе даими тикшерелә: аз дигәндә атнага ике тапкыр - "эшлекле дүшәмбедә" һәм көч структуралары киңәшмәсендә. Әмма, күпкатлы йортлар микрорайонында газета хәбәрчесе катнашындагы рейд күрсәткәнчә, сүзләр эштән нык аерыла. 5 декабрьдә террорлык куркынычы янаган, яисә подъездларда хуҗасыз предметлар табылган очракта халыкның беренчел гамәлләре турындагы белешмәлек Комаров урамындагы күпкатлы...

Районда халык куркынычсызлыгы мәсьәләсе даими тикшерелә: аз дигәндә атнага ике тапкыр - "эшлекле дүшәмбедә" һәм көч структуралары киңәшмәсендә.


Әмма, күпкатлы йортлар микрорайонында газета хәбәрчесе катнашындагы рейд күрсәткәнчә, сүзләр эштән нык аерыла. 5 декабрьдә террорлык куркынычы янаган, яисә подъездларда хуҗасыз предметлар табылган очракта халыкның беренчел гамәлләре турындагы белешмәлек Комаров урамындагы күпкатлы йортлар подъездларының бер генә ишегенә дә ябыштырылмаган иде. Тикшерү нәтиҗәләреннән күренгәнчә, Кама Тамагында иминлек өчен конфискат сатучылары һәм микрозаймнар оештыручылар гына "җавап бирә" дигән уй килә башка. Подъезд ишекләрендә аларның рекламаларын гына күрергә мөмкин иде. Карап йөрүдән күренгәнчә, чормага менү ишекләре бикле, әмма пичәтьләнмәгән, димәк анда берәү дә тиешле күзәтү үткәрмәгән. Ә менә подвалларга тоткарлыксыз керергә мөмкин, аларның ишекләре ачык, подвалда ут яна. Көч структуралары киңәшмәсендә йорт буенча җаваплы кешеләр полициянең участок уполномоченныйлары яки идарә компаниясе вәкилләре белән чорма һәм подвалларны карарга, акт төзеп, аларны бикләргә һәм ишекләрен пичәтьләргә тиеш, дип әйтелде. Әмма бер генә подъезда да керү ишекләренең бикләре юк, алар ярымачык тора, кайберләре ябылмасын өчен таш белән терәтеп куелган. Бу йортларда яшәүчеләр кунаклар өченме, мәчеләр өченме шулай тырыша, аңламассың. Бер генә йортта да чит кешенең подъезда йөрүенә, чорма һәм подвал ишекләрен ачып каравына игътибар итмәде. Моны битарафлыктан тыш берни белән дә аңлатып булмый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев