Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Кама Тамагында “Ел сыйныф җитәкчесе” бәйгесе муниципаль этабының икенче туры узды

- Конкурс финалистлары тәкъдим иткән сыйныфтан тыш чараларда рухи-әхлакый, экологик темалар, укучыларның һөнәр сайлавы, волонтерлык хәрәкәте үсеше яктыртылды, - ди мәгариф идарәсе җитәкчесе урынбасары Ирина Кузиева. - Барлык чаралар конкурста катнашучыларга иҗади сәләтләрен күрсәтергә мөмкинлек бирде. Жюри педагогларның балаларны аралашуга кызыксындыру һәм җәлеп итү осталыгын, шулай ук аларның сайлап алынган...

- Конкурс финалистлары тәкъдим иткән сыйныфтан тыш чараларда рухи-әхлакый, экологик темалар, укучыларның һөнәр сайлавы, волонтерлык хәрәкәте үсеше яктыртылды, - ди мәгариф идарәсе җитәкчесе урынбасары Ирина Кузиева. - Барлык чаралар конкурста катнашучыларга иҗади сәләтләрен күрсәтергә мөмкинлек бирде. Жюри педагогларның балаларны аралашуга кызыксындыру һәм җәлеп итү осталыгын, шулай ук аларның сайлап алынган аралашу формасын оештыру алымнары белән эш итүләренә, укучыларның төрле төркемнәре белән эшләвенә югары бәя бирде.
Проект эшчәнлеген тәкъдим итүдә укытучылар тәҗрибәнең төп идеясен, аның мөһимлеген чагылдыра алдылар. Тәрбия эшчәнлеге эчтәлеге, юнәлеш һәм формалар, оригиналь идеяләр һәм табышлар, педагогларның анализлау сәләте ачык дәресләрдә тулысынча яктыртылды.
"Ел сыйныф җитәкчесе" бәйгесе муниципаль этабының ике туры нәтиҗәләре буенча жюри урыннар билгеләде - 1 урынга Кама Тамагы урта мәктәбенең 2А сыйныф җитәкчесе Юлия Малафееваны,
2 урынга Затон урта мәктәбенең 10 сыйныф җитәкчесе Лариса Зотова,
3 урынга Рудник урта мәктәбенең 3 сыйныф җитәкчесе Альбина Мошкова чыкты.
Бәйгедә җиңүче 11 мартта узачак "Ел сыйныф җитәкчесе" республика бәйгесенең зона этабында районыбызның педагоглар берләшмәсен тәкъдим итәчәк.
Февраль аенда Татарстан Республикасында "Ел укытучысы" Бөтенроссия конкурсының тагын бер муниципаль этабы тәмамланды. Агымдагы елда анда райондагы 10 гомуми белем бирү мәктәбеннән 14 педагог катнашты. Конкурс "Ел укытучысы - 2016" һәм "Педагогик дебют" номинацияләрендә үтте. Район үзәгендәге ике мәктәп базасында конкурста катнашучылар ачык дәрес һәм мастер-класслар күрсәтте. "Ел укытучысы" номинациясе муниципаль этабында Красновидово мәктәбенең башлангыч сыйныфлар укытучысы Роза Сайкина җиңү яулады, шул ук номинациядә Кама Тамагы урта мәктәбенең инглиз теле укытучысы Марина Булатова призер дип табылды. "Педагогик дебют" номинациясендә Рудник мәктәбенең рус теле укытучысы Гүзәл Хәмидуллина җиңде, номинациянең призеры - Кирельский мәктәбенең инглиз теле укытучысы Лилия Миңнуллина.
Роза Сайкина, Марина Булатова һәм Гүзәл Хәмидуллина 20 февральдә Кайбычта узачак конкурсның зона этабында безнең район данын яклаячак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев