Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Кама Тамагында ЕГАИС программасы кертү турында

Кичә видеоконференция режимында алкоголь продукциясен сату һәм республикада ЕГАИС программасы кертү буенча чираттагы киңәшмә үткәрелде. Безнең районда 10 айда читтән кайтартылган алкоголь продукциясе 7 процент тәшкил итә. Шушы вакыт эчендә 15,3 мең дал төрле алкоголь сатылган, шуннан 10 мең дал Татарстанда җитештерелгән. Октябрь аенда сату планы 113 процентка үтәлгән. Ноябрь...

Кичә видеоконференция режимында алкоголь продукциясен сату һәм республикада ЕГАИС программасы кертү буенча чираттагы киңәшмә үткәрелде.


Безнең районда 10 айда читтән кайтартылган алкоголь продукциясе 7 процент тәшкил итә. Шушы вакыт эчендә 15,3 мең дал төрле алкоголь сатылган, шуннан 10 мең дал Татарстанда җитештерелгән. Октябрь аенда сату планы 113 процентка үтәлгән.

Ноябрь уртасына Татарстанда ЕГАИС аша тест режимында 13 сәүдә ноктасы алкоголь саткан. Нурлат районы эшмәкәрләре аеруча актив булып чыккан, алар 6 комплект җиһаз урнаштырган. Тагын 5 районда берәр комплект, Әлки районында - ике.

Безнең районда алкоголь белән сәүдә итәргә хокук булган 83 сәүдә ноктасы бар. Яңа елга кадәр дә күп калмады, бу җиһазларны тиз генә урнаштыру мөмкин түгел. Шуңа күрә мәсьәләне бүгеннән хәл итәргә кирәк. Видеоконференция ахырында катнашучылар алдында Татспиртпром вәкиле чыгыш ясады, ул ЕГАИС җиһазларын сәүдә нокталарына кичектереп түләү һәм арендага бирү юлы буенча урнаштыру мөмкинлеге булуын аңлатты. Кичектереп түләү 6 айга, ә аренда сатып алу хокукы белән өч елга каралган. Мәсәлән, хезмәт күрсәтү һәм өстәмә конфигурацияләр белән җиһаз арендасы сәүдә ноктасы хуҗасына айга 4 мең сумнан артыгракка төшә.

Бу мәсьәләне тулырак өйрәнү өчен киләсе киңәшмәгә кызыксынган эшмәкәрләрне чакырып, шушы мәсьәлә буенча аларга тулырак мәгълүмат бирергә булдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев