Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Кама Тамагында даими үткәрелә торган җитәкчеләрнең киңәшмәсе

Бүген район предприятие, оешма һәм учреждение җитәкчеләре, бүлек мөдирләре һәм җирлек башлыклары белән үткәрелгән киңәйтелгән киңәшмәдә коммуналь хуҗалык учреждениеләренең куркынычсыз эше һәм районда спортны активлаштыру турындагы мәсьәләләр күтәрелде. Полиция бүлекчәсенең экстримизм һәм террорлык күренешләренә каршы көрәш һәм аны кисәтү буенча башкарылган эше турында полиция бүлекчәсе җитәкчесе урынбасары Эдуард Идиятуллин таныштырды....

Бүген район предприятие, оешма һәм учреждение җитәкчеләре, бүлек мөдирләре һәм җирлек башлыклары белән үткәрелгән киңәйтелгән киңәшмәдә коммуналь хуҗалык учреждениеләренең куркынычсыз эше һәм районда спортны активлаштыру турындагы мәсьәләләр күтәрелде.

Полиция бүлекчәсенең экстримизм һәм террорлык күренешләренә каршы көрәш һәм аны кисәтү буенча башкарылган эше турында полиция бүлекчәсе җитәкчесе урынбасары Эдуард Идиятуллин таныштырды. Аерым алганда, ул билгеләп үткәнчә, районда кайбер стратегик объектлар сакланмый. Шул ук вакытта халык күпләп була торган объектларда хезмәткәрләре гражданнарны саклау өчен махсус чаралар куллана ала торган сак урнаштырылмаган. Юл идарәсе һәм үзәк район дәваханәсе бинасы гына шундый сак белән тәэмин ителгән. Барлык хезмәт коллективларында да ашыгыч эвакуацияләүгә инструктаж үткәрергә кирәк.
Эдуард Ленар улы җирлек башлыкларына мөрәҗәгать итеп, яңа килгән кешеләргә, үзләренең тәртибен, тышкы кыяфәтен үзгәртүчеләргә карата игътибарлырак булырга чакырды. Авылларда буш йортларны сатып алып ерактан кайтып яшәүчеләргә аеруча игътибарлы булырга кирәк.
МР башлыгы Павел Лоханов теманы дәвам итеп, рәсми мәгълүматлар буенча ИГИЛда 70кә якын татарстанлы булуын әйтеп үтте. Алар күбрәк тә булырга мөмкин, ә бит кайчандыр алар безнең арада яшәгән. Шуңа күрә бу бездән ерак һәм безгә кагылмый дип уйларга кирәкми. Моннан тыш, районга җәй айларында неонацистик карашлы яшүсмерләр кайта, бу шулай ук яшьләргә куркыныч йогынты ясый.
"Кама Тамагы коммуналь челтәрләр"ААҖ эше һәм кулланылган хезмәтләр өчен түләүләр җыю турында предприятие җитәкчесе Исфан Вәлиев сөйләде. Шунда ук район үзәгендәге суның сыйфаты турындагы мәсьәлә дә күтәрелде.
Яшьләр эше һәм спорт бүлеге эше турында җитәкче Энҗе Гыйниятова таныштырды. Ул яшьләрнең активлыгын һәм төрле спорт ярышларындагы уңышларын яктыртты. Шулай ук ул ел ахырына кадәр узачак спорт чаралары турында әйтте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев