Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Кама Тамагында бүгенге көндә социаль куркыныч хәлдә булган 11 гаилә ведомствоара исәбтә тора

Кышкы каникул көннәрендә Лениногорск районы Иске Куак авылында булган янгын фаҗигасе хакында хәбәр республикада яшәүчеләрне тетрәндерде. Биш бала һәм аларның әниләре янып үлде. Гаилә башлыгы авыр хәлдә сырхауханәдә ята. Республикада гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм булдырмау, янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча комиссиянең планнан тыш утырышы үткәрелде. Комиссия рәисе Алексей Песошин...

Кышкы каникул көннәрендә Лениногорск районы Иске Куак авылында булган янгын фаҗигасе хакында хәбәр республикада яшәүчеләрне тетрәндерде. Биш бала һәм аларның әниләре янып үлде. Гаилә башлыгы авыр хәлдә сырхауханәдә ята.

Республикада гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм булдырмау, янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча комиссиянең планнан тыш утырышы үткәрелде. Комиссия рәисе Алексей Песошин район башлыкларына янгын сүндерү - кисәтү төркемнәре санын арттыру күрсәтмәсе бирде. Бу төркемнәр 25 гыйнварга кадәр өлкән яшьтәгеләр, имин булмаган гаиләләр яшәгән йортларда янгын куркынычсызлыгы торышын карап чыгарга тиеш.
Безнең районда яңа елның беренче көннәрендә социаль хезмәткәрләр, янгын сүндерүчеләр белән берлектә имин булмаган гаиләләрдә булганнар иде инде.
Бүгенге көндә социаль куркыныч хәлдә булган 11 гаилә ведомствоара исәбтә тора. Аларда 22 бала тәрбияләнә.
МР башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Елена Сороковнина, социаль яклау бүлеге җитәкчесе Гөлназ Сафина, гаиләгә һәм балага ярдәм күрсәтү бүлеге мөдире Ләйсән Кәримуллина 6 гыйнварда Кирельск, Сөйки, Куйбышев Затон штпда яшәүче авыр тормыш шартларында калган һәм имин булмаган гаиләләрнең хәлен белде, аларның яшәү шартлары белән танышты, алар белән янгын куркынычсызлыгына карата әңгәмә үткәрде һәм балаларга Раштуа бүләкләре өләште.
9 гыйнварда район буенча ведомствоара кисәтү рейды оештырылды. Торакларның мич ягып җылытучы һәм ата-аналары спиртлы эчемлекләр кулланган гаиләләргә аерым игътибар бирелде.
Социаль яклау бүлеге җитәкчесе Гөлназ Сафина сүзләренә караганда, авыр тормыш шартларында яшәүче 52 гаилә исәптә тора. Аларда 116 бала тәрбияләнә.
Җиде гаилә йортларын мич ягып җылыта, калганнары газга тоташтырылган.
- Ай саен бу категориягә кергән кешеләр янында булабыз, янгын куркынычсызлыгы буенча кисәтү әңгәмәләре үткәрәбез, - ди Гөлназ Хамис кызы.
- Балалар зыян күрмәсен өчен без уртак көчләр белән янгын дигән бәланы булдырмаска омтылабыз.
Күрелгән барлык чараларга карамастан, бүген дә аерым игътибар таләп иткән гаиләләр бар. Барлык хезмәтләр һәм ведомстволарның уртак тырышлыгы белән генә иминлеккә ирешергә мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев