Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Кама Тамагында 55 ятим бала 18 яшь тулгач торакка дәгъва итә ала

Без Татарстанда балигъ булган һәм яшәү өчен торагы булмаган ятим балаларга хуҗалык корылмалары белән яңа йорт төзү программасы гамәлгә кертелү турында язган идек. да туган, иртә ятим калган. Әти-әниләре яшәгән йортта олы абыйсы опекунлыгында үсә. Йорт өлешле милектә рәсмиләштерелгән. Кыз балигъ булгач, аңа Кайбыч районы опекунлык советында республика программасына керергә...

Без Татарстанда балигъ булган һәм яшәү өчен торагы булмаган ятим балаларга хуҗалык корылмалары белән яңа йорт төзү программасы гамәлгә кертелү турында язган идек.


да туган, иртә ятим калган. Әти-әниләре яшәгән йортта олы абыйсы опекунлыгында үсә. Йорт өлешле милектә рәсмиләштерелгән.
Кыз балигъ булгач, аңа Кайбыч районы опекунлык советында республика программасына керергә тәкъдим итәләр. Узган ел Катя Кама Тамагы районында яшәүчегә кияүгә чыга һәм безнең районга күчеп кайта. Биредә әлеге программа кысаларында берничә торак пункттан төзелеш өчен җир участогы сайлап алырга тәкъдим итәләр.
- Без ирем белән Тәмте авылын сайладык,- ди Катя. - Хәзер йорт салганны көтәбез, агымдагы елда дип вәгъдә иттеләр. Тиздән декрет ялына китәргә җыенам һәм үз өебез белән яшәрбез дип өметләнәм. Программа буенча хуҗалык корылмалары, мунча да төзергә тиешләр.
- Безнең районда 55 ятим бала исәптә тора, - ди муниципаль район башкарма комитетының опека һәм попечительлек бүлеге җитәкчесе Дамирә Идрисова. - Алар барысы да 18 яшь тулгач яки укуны тәмамлагач, ә егетләр армиядә хезмәт итеп кайтканнан соң, торакка дәгъва итә ала, шул исәптән, республика программасы буенча шәхси йорт төзелешенә дә. 2016 елда сигез балигъ булган ятим бала исемлеккә кертелде, алар опекун белән яки уллыкка алган гаиләләрдә тәрбияләнгән. Мин бу яшь кешеләр, аларның опекуннары һәм уллыкка алучы ата-аналар белән сөйләштем, берсе дә безнең районнан торак алырга теләми. Мәсәлән, Келәнчедә уллыкка алган Батыршиннар гаиләсендә тәрбияләнүче өч бала Яр Чаллы шәһәрендә торак алган, соңгы вакытта алар шул шәһәрдә яшәгән.
Ахырын газетадан укыгыз

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев