Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Кама Тамагында 2015 елда административ комиссия төзекләндерү кагыйдәләрен бозган өчен 78 мең сум штраф салган

Муниципаль район башкарма комитеты каршындагы административ комиссия 2006 елда оешып эшли башлады. Аның төп бурычы - административ хокук бозуларны ачыклау һәм кисәтү. Соңгы елларда комиссиянең төгәл һәм яхшы эшләве нәтиҗәсендә, районда яшәүчеләр комиссия членнарын танып кына калмыйча, алар биргән төзекләндерү кагыйдәләре таләпләрен дә төгәлрәк үти башлады. -Әлбәттә, урыннарда закон бозулар...

Муниципаль район башкарма комитеты каршындагы административ комиссия 2006 елда оешып эшли башлады. Аның төп бурычы - административ хокук бозуларны ачыклау һәм кисәтү. Соңгы елларда комиссиянең төгәл һәм яхшы эшләве нәтиҗәсендә, районда яшәүчеләр комиссия членнарын танып кына калмыйча, алар биргән төзекләндерү кагыйдәләре таләпләрен дә төгәлрәк үти башлады.
-Әлбәттә, урыннарда закон бозулар бар әле, - ди комиссиянең җаваплы секретаре Геннадий Вахромов. - Күпләр төзелеш материалларын урамга, йорт каршына өеп куя. Авылларда йорт территориясенә тирес яки металл калдыклары җыю очраклары да орчый. Юлларга сыек һәм каты көнкүреш калдыклары түгү очракларына да тап булабыз. Шулай да авыллар һәм поселоклар сизелерлек чистарты дип әйтергә мөмкин.
-Комиссия членнары административ кодекс һәм җирлекләрне төзекләндерү кагыйдәләрен саклауны тикшерү максатыннан торак пунктларда еш буламы?
-Айга 4-5 тапкыр торак пунктларны йөреп чыгабыз, кимчелекләрне бетерүне үзебез күрү өчен кабат киләбез. Айга ике тапкыр комиссия утырышы үткәрәбез. Утырышларда узган ел 73 административ хокук бозу турындагы эш тикшерелгән. Комиссия членнары телдән 245 кисәтү ясаган. Суд приставлары хезмәте башкарма эш кузгату турында 6 гариза буенча эш ачкан. Нәтиҗәдә 4 мең сум мәҗбүри түләтелгән, 54 мең сумны ирекле рәвештә түләгәннәр.
-Кайсы җирлекләрдә хокук бозулар күбрәк ачыклана?
-Гомумән алганда, авыл һәм шәһәр җирлекләре бүленешендә саннар түбәндәгечә: Сөйки авыл җирлеге - 14 хокукбозу очрагы ачыфкланган, Кама Тамагы штп - 10, Олы Салтык авыл җирлеге - 9, Олы Яңасала - 8, Уразлино - 7, Тәмте - 6, Кече Салтык - 6, Куйбышев Затон штп - 4 калган җирлекләрдә 2-4 административ хокук бозу очрагы теркәлгән. Шунысын әйтеп үтәргә кирәк, административ комиссия - башкарма комитетның урындагы затлары, җирлек башлыкларының максатка юнәлешле кисәтү эшләре алып баруы нәтиҗәсендә шәһәр һәм авыл җирлекләре сизелерлек чистара. Искәртеп китик, 2014 елда ТР административ кодекска кертелгән үзгәрешләр административ хокук бозу турындагы беркетмә төзү мөмкинлеген шәһәр һәм авыл җирлекләре башлыкларына, җирлекләрнең башкарма комитет җитәкчеләренә һәм секретарьларга да бирә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев