Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Кама Тамагы үзәк район дәваханәсендә диспансерлаштыру тәмамланырга бер ай калды

2013 елның май ахырында халыкның аерым төркемен диспансерлаштыру программасы старт алды. Агымдагы елның апреленнән өстәмә диспансерлаштыру үткәрү буенча РФ Сәламәтлек саклау министрлыгы боерыгы үз көченә керде. Үзгәрешләр яшь нигезендә кайбер тикшерү төрләре үткәрүгә кагылды. Агымдагы елда үзәк район дәваханәсендә план буенча 2862 кеше диспансерлаштыру узарга тиеш. 2494 кеше тикшерелгән, 821...

2013 елның май ахырында халыкның аерым төркемен диспансерлаштыру программасы старт алды. Агымдагы елның апреленнән өстәмә диспансерлаштыру үткәрү буенча РФ Сәламәтлек саклау министрлыгы боерыгы үз көченә керде. Үзгәрешләр яшь нигезендә кайбер тикшерү төрләре үткәрүгә кагылды.

Агымдагы елда үзәк район дәваханәсендә план буенча 2862 кеше диспансерлаштыру узарга тиеш. 2494 кеше тикшерелгән, 821 кеше маммография тикшерүе узган. 71 патология очрагы, онкологиянең иртә стадиясен ачыклауның 3 очрагы теркәлгән. Ир-атларга 572 специфик онкомаркер дәрәҗәсен тикшерү үткәрелгән, нормадан тайпылуның 17 очрагы ачыкланган. Алар барысы да онкодиспансерга консультациягә җибәрелгән. Мәни бизе рагының 5 очрагы куелган, барысы да авыруның иртә стадиясендә.
14 кешенең башка органнарында онкология тайпылышы шикләнелә. Алар барысы да өстәмә тикшерелү һәм дәвалану өчен онкодиспансерга җибәрелә.
Диспансерлаштыру вакытында онкология кебек куркыныч авырулар гына түгел, иртә стадиядә ачыклау мөһим булган йөрәк-кан тамырлары авырулары: артериаль гипертония, йөрәкнең ишемия авыруы да тикшерелә. Шулай ук шикәр диабеты һәм күз авыруларын иртә стадиядә ачыкларга кирәк.
Диспансерлаштыру тә-мамланырга бер ай вакыт калды. Комплекслы тикшерелүнең әһәмияте бик зур. Бу һәркем өчен авыруларны кисәтү, аларны иртә стадиядә ачыклап, вакытында һәм нәтиҗәле дәвалау мөмкинлеге бирә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев