Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Кама Тамагы Үзәк дәваханә баш табибы Ильяс Миңневәлиев узган елгы эшчәнлек йомгаклары һәм агымдагы елга бурычлар белән таныштырды

Медсовет эшендә Татарстан Республикасы сәламәтлек саклау министры урынбасары Ринат Җәләлетдинов һәм МР башлыгы Павел Лоханов катнашты. Муниципаль берәмлекләрдәге сәламәтлек саклау учреждениеләре рейтингында безнең район дәваханәсе ел йомгаклары буенча 27 урында тора. 2015 елда 2014 ел белән чагыштырганда эшчәнлек күрсәткечләре сизелерлек яхшырган. Районның сәламәтлек саклау учреждениесе эшчәнлеген билгеләүче төп демографик күрсәткечләрне...

Медсовет эшендә Татарстан Республикасы сәламәтлек саклау министры урынбасары Ринат Җәләлетдинов һәм МР башлыгы Павел Лоханов катнашты. Муниципаль берәмлекләрдәге сәламәтлек саклау учреждениеләре рейтингында безнең район дәваханәсе ел йомгаклары буенча 27 урында тора. 2015 елда 2014 ел белән чагыштырганда эшчәнлек күрсәткечләре сизелерлек яхшырган. Районның сәламәтлек саклау учреждениесе эшчәнлеген билгеләүче төп демографик күрсәткечләрне санап, дәваханә баш табибы Ильяс Миңневәлиев болай диде:
- Соңгы ун елда районда яшәүчеләр саны 10,2 процентка кимегән (2015 елда районда 15975 кеше яшәгән), балалар - 30,1 процент, ә өлкәннәр - 4,3 процентка.
Районда 80 яшьтән арткан кешеләр 24,1 процентны тәшкил итә (ТРда 18,6 про-цент). Безнең район муниципаль берәмлекләр арасында бу яшь төркеменә кергән халык саны буенча бишенче урында тора.
-Муниципаль берәмлекләрне социаль-икътисадый үстерү күрсәткечләрендә туучы һәм үлүчеләр саны иң мөһиме.
- 2015 елда туучылар саны 1000 кешегә 9,9 бала туры килә, бу 2014 ел күрсәткече белән чагыштырганда 3,5кә кимрәк. Бу чорга үлүчеләр саны 4 процентка кимегән һәм 1000 кешегә 17,4 кеше туры килә. Бу ике күрсәткеч республика күрсәткеченә караганда түбәнрәк.
Районда халыкның гадәти кимүе саклана, 2015 елда 1000 кешегә 7,5 кеше тәшкил итә.
- Төрле авырулардан үлүчеләр саны нинди?
- Узган ел кан әйләнеше системасы, яман шеш авырулары, инсульт, тышкы сәбәпләр, балалар үлеме күрсәткечләре республикадагы күрсәткеләр белән чагыштырганда кимрәк. Узган ел бала тапкан ана һәм яңа туган балалар арасында үлем очрагы булмады. Кызганычка каршы, районда инфаркттан үлүчеләр саны күп, 1000 кешегә - 81,7 кеше туры килә, ТРда - 47,9 кеше.
Әңгәмәнең ахырын газетадан укыгыз

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев