Идел таңнары

Кама Тамагы районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Кама Тамагы үзәгендә яшәүче Светлана Никаншина коляскадагы инвалидлар арасында армрестлинг буенча дүртенче тапкыр ТР чемпионы булды

Узган атнада район үзәгендә яшәүче Светлана Никаншина коляскадагы инвалидлар арасында армрестлинг буенча дүртенче тапкыр Татарстан Республикасы чемпионы булды. Тенештә яшәүче Екатерина Семагина беренче тапкыр начар күрүчеләр арасында Татарстан Республикасы чемпионы исемен яулады. Инвалидлар һәм мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр арасында Татарстан Республикасы чемпионаты 14-15 ноябрьдә "Байтик" республика лагерында үткәрелде, анда безнең район...

Узган атнада район үзәгендә яшәүче Светлана Никаншина коляскадагы инвалидлар арасында армрестлинг буенча дүртенче тапкыр Татарстан Республикасы чемпионы булды. Тенештә яшәүче Екатерина Семагина беренче тапкыр начар күрүчеләр арасында Татарстан Республикасы чемпионы исемен яулады.

Инвалидлар һәм мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр арасында Татарстан Республикасы чемпионаты 14-15 ноябрьдә "Байтик" республика лагерында үткәрелде, анда безнең район командасы да катнашты.
Светлана Никаншина бернинди кыенлык- авырлыкларга карамастан, тормышка өметен югалтмаучы кешеләрнең берсе. 2006 елда пассажирлар ташучы автобус юл-транспорт һаләкәтенә эләккәннән соң ул инвалид кала. Катлаулы операцияләр кичереп яшь ханымга тормышта яңа шартларга яраклашырга туры килә. Моңа аның тормышны яратуы һәм юмор хисе дә ярдәм иткәндер. Светлана култык таягы белән йөри башлагач инвалидлар җәмгыяте эшенә чума. Бөтенроссия инвалидлар җәмгыяте район бүлекчәсе рәисе Анна Зубарева аның турында менә нәрсәләр сөйләде:
- Энергиясе ташып тора, тормышта куелган максат буенча, тулы кыйммәтле тормыш белән яшәргә омтыла. Ул башкаларга да үрнәк күрсәтә. Спортны ярата, аның теләсә-кайсы төренә алынып яхшы күрсәткечләргә ирешә. Җәй айларында шәхси йортта яши, бакчада эшләп мул уңыш үстерергә дә өлгерә. Светлана җырларга да ярата. Күптән түгел генә "Оберег" фольклор коллективына кушылды. Ул Красновидово авылында туып үскән, туган йортында кунакта еш була. Шушы коллективка йөрүче әнисе кызын да иҗатка тарта алган.
Екатерина Семагина инде биш ел спорт белән актив шөгыльләнә. Ул чаңгы ярышларында, йөзү, армрестлинг буенча көч сынаша. Бәйләргә ярата һәм шигырьләр яза. Агымдагы елда Әдәбият елына багышланган шигъри конкурста катнашты.
- Мин ярышларда катнашып, җиңүем белән район өчен ниниди дә булса файда китерүемнән шатмын, - ди Екатерина. - Армрестлинг буенча ярышларда икенче тапкыр катнашам. Беренче тапкыр Арчада көч сынаштык. Анда көндәшләр күп иде. Нәтиҗәдә, дүрт көндәшемне артта калдырып, җиденче урынга чыктым. Агымдагы елда начар күрүчеләр төркемендә катнашучылар аз иде, шул да миңа чемпион булырга мөмкинлек биргәндер.
Минем Светлана Никашинага рәхмәтем зур, ул миңа үз көчемә ышанырга ярдәм итте. Ул кояш кебек, һәрчак үз энергиясен безгә бирә. Ничек тә булса аңа ярдәм күрсәтә алам икән, моны һәрчак бик шатланып эшлим. Гомумән алганда, ярышларда дустанә мөнәсәбәт хөкем сөрә. Без анда көндәшләр белән түгел, иң яхшы дуслар белән очрашабыз.
- Мөмкинлекләре чикләнгән кешеләргә дүрт стена эчендә утырмаска киңәш итәр идек. Үз көчеңә ышанып, спорт һәм иҗат белән шөгыльләнергә кирәк, - диде чемпионнар. - Моны башкалар өчен дә эшләгез һәм үзегез дә матур хисләр алырсыз. Ә болар барысы да яшәргә көч бирә.
Чемпионнарны җиңүләре белән котлыйбыз! Аларга сәламәтлек һәм уңышлар телибез!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев