Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Кама Тамагы юл хезмәте кышка әзер

Татарстан юллары кышка тулысынча әзер, бөтен техника ГЛОНАСС системасына кушылган, юллар төзекләндерелгән. Бу турыда безгә көзге-кышкы чорда юл хәрәкәте иминлеге темасына багышланган пресс-конференциядә хәбәр иттеләр. Районда бу өлкәдә эшләрнең ничек баруы турында Кама Тамагы юл идарәсе җитәкчесе Рамил Ганьятуллинга мөрәҗәгать иттек. Аның сүзләренә караганда, район юлларында ремонт эшләре 14637 кв.м...

Татарстан юллары кышка тулысынча әзер, бөтен техника ГЛОНАСС системасына кушылган, юллар төзекләндерелгән. Бу турыда безгә көзге-кышкы чорда юл хәрәкәте иминлеге темасына багышланган пресс-конференциядә хәбәр иттеләр.

Районда бу өлкәдә эшләрнең ничек баруы турында Кама Тамагы юл идарәсе җитәкчесе Рамил Ганьятуллинга мөрәҗәгать иттек. Аның сүзләренә караганда, район юлларында ремонт эшләре 14637 кв.м мәйданда башкарылган, кардан чистартуга 13 махсус техника әзер. Болар - 4 КДМ машинасы, 2 автогрейдер, ротор һәм эттергеч белән җиһазландырылган 3 МТЗ тракторы, КамАЗ, бульдозер, экскаватор һәм йөк төягеч машина.
"Кышкы чорга, бозлавыкка каршы материаллар - 5 мең тоннадан артык ком-тоз катнашмасы әзер, шулай ук беренче тапкыр киләсе сезонга 500 тонна тоз әзерләнгән. Трассада безнең хезмәткәрләр юлларның аеруча куркыныч урыннарын эшкәртүгә - юл чатларына, таулы җирләргә, күперләргә игътибар бирәчәкләр.
Быел "Буран" планына төзәтмәләр кертелде, һава торышы үзгәргәндә эшләр өчен шәхси техника җәлеп ителәчәк. Андыйлар районда 15. Республикада үзгәреп торучы һава шартларына сизгер 26 метеостанция эшли. Шуларның икесе безнең районда - Сөйки кичүе юлында һәм Варварино белән Тәмте торак пунктлары арасында урнашкан. Моннан тыш бездә КДМ машиналары һәм җаваплы кешеләрнең тәүлек буе дежур торуы булдырылган.
Кыш көне - һава шартлары, шул исәптән юл күренеше үзгәреп тора, бозлавык та еш була, шуңа күрә куркынычсызлык чараларына игътибар бирергә кирәк. Юлларның канәгатьләндерерлек дәрәҗәдә булмавы турында ТР транспорт министрлыгы каршында тәүлек буе эшләүче оператив юл хезмәтенә хәбәр итәргә була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев