Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Кама Тамагы яшүсмерләре теләсә нинди тормыш шартларында калган очракта ярдәм сорап мөрәҗәгать итә ала

Россиядә беренче тапкыр балалар Татарстан Республикасында бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил ярдәмчесе булдылар. Без ноябрь аенда "Балалар җәмәгать кабул итүе" ди аталган яңа республика проектының рәсми ачылышы турында язган идек. - Россиядә проект идеясенең аналоглары юк! - ди районда кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил ярдәмчесе, Рудник мәктәбенең 11 сыйныф укучысы...

Россиядә беренче тапкыр балалар Татарстан Республикасында бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил ярдәмчесе булдылар.


Без ноябрь аенда "Балалар җәмәгать кабул итүе" ди аталган яңа республика проектының рәсми ачылышы турында язган идек.

- Россиядә проект идеясенең аналоглары юк! - ди районда кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил ярдәмчесе, Рудник мәктәбенең 11 сыйныф укучысы Евгений Зотов. - Бу проект Татарстан балалары һәм яшүсмерләренең законлы мәнфәгатьләрен, хокукларын яклау һәм гамәлгә куюда ярдәм итү өчен төзелгән.

- Сезне бу эшкә нәрсә җәлеп итте?

- Үз көчемне сынап карыйсым килде. Проект әгъзалары вәкаләтле вәкил җәмәгать ярдәмчесе статусы ала, балалар һәм яшүсмерләр хокукларын яклау өлкәсендә агарту-аңлату эшчәнлеге алып бара, шулай ук үз муниципаль берәмлекләрендә балигъ булмаган гражданнар кабул итүне оештыра һәм уздыра.

- Өч ай эш барышында нәрсәләр эшләнде?

- Мин ВКонтакте сайтында http:vk.com/club 113178012 төркеме оештырдым. Анда яшүсмерләр теләсә нинди тормыш шартларында калган очракта ярдәм сорап мөрәҗәгать итә ала. Тагын социаль челтәрләрдә балалар иҗтимагый оешмаларына һәм мәктәп укучылар үзидарәләренә видеомөрәҗәгать урнаштырдым.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев