Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Кама Тамагы узәк район дәваханәсендә янгын сүндерү тактик дәресләре үткәрделәр

Соңгы араларда булган фаҗигале вакыйгалар һәм террорлык янаулары көчле булганлыктан РФ гадәттән тыш хәлләр министрлыгы белгечләре тарафыннан социаль объектларда тәүлек буе халык куркынычсызлыгын тәэмин итүгә зур игътибар бирелә. Республика территория-сендә баручы "Социаль яклау" профилактик операциясе кысаларында 10 ноябрьдә надзор эшчәнлегенең районара бүлеге һәм ТР буенча янгынга каршы федераль хезмәтенең 116...

Соңгы араларда булган фаҗигале вакыйгалар һәм террорлык янаулары көчле булганлыктан РФ гадәттән тыш хәлләр министрлыгы белгечләре тарафыннан социаль объектларда тәүлек буе халык куркынычсызлыгын тәэмин итүгә зур игътибар бирелә.

Республика территория-сендә баручы "Социаль яклау" профилактик операциясе кысаларында 10 ноябрьдә надзор эшчәнлегенең районара бүлеге һәм ТР буенча янгынга каршы федераль хезмәтенең 116 нчы янгын сүндерү бүлеге хезмәткәрләре үзәк район дәваханәсендә янгын сүндерү тактик дәресләре үткәрделәр. Билгеләнгән вакытка шартлы сигнал буенча килгән янгын сүндерүчеләрнең дежур бүлеге шунда ук кешеләрне коткару һәм янгынны сүндерү өчен махсус җиһазлар әзерли башлады. Янгын сүндерүчеләр бинада коткару эшләренең юнәлешләрен билгеләде.
Коткаручылар алдында үзәк район дәваханәсе подвалындагы шартлы янгынны сүндерү һәм бинадагы пациентларны, медицина хезмәткәрләрен эвакуацияләү мәсьәләсе куелган иде.
Коткаручыларның тиз эшләве һәм заманча техника ярдәмендә операция санаулы минутлар эчендә узды.
Махсус күнегүләрнең максаты - янгын сүндерү бүлекчәсенең һәм янгын килеп чыккан очракта медицина персоналының әзерлеген тикшерү.
Билгеләп үтәргә кирәк, үзәк район дәваханәсе зур игътибар таләп итүче объект. Күп катлы бина, халык күплеге, кайбер авыруларның тиз хәрәкәтләнә алмавы - бу факторларның барысы да янгын чыккан очракта котылгысыз хәлләргә китерергә мөмкин. Шуңа күрә бөтен медицина персоналы теләсә нинди гадәттән тыш хәлдә дә тиз генә аннан чыгу юлын белергә тиеш. Объект администрациясе әлеге өйрәнү чарасы үткәрү зарурлыгына җаваплы карады.
Янгын сүндерүчеләр һәрвакыттагыча эшләрен тиз башкардылар: сигнал буенча үз вакытында килеп җиттеләр, махсус җиһазларны әзерләү вакытына сыештылар, разведканы дөрес оештырдылар, шартлы рәвештә янгынны сүндереп, кешеләрне бинадан чыгардылар.
Мондый янгын сүндерү дәресләре Кама Тамагы кадет мәктәбендә 11 ноябрьдә, "Богородский рай" социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә 12 ноябрьдә булды.
Мондый профилактик чаралар чынбарлыкка якын шартларда үткәрелеп, гадәттән тыш хәлләр килеп чыккан очракларда кешеләрне үз-үзләрен дөрес тотарга ярдәм итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев