Идел таңнары

Кама Тамагы районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Кама Тамагы терлекчеләрнең кышкы мәшәкатьләре

"Кама Тамагы" АХПның Кече Салтык бүлекчәсендә 898 баш мөгезле эре терлек исәпләнә. Шулардан 260 баш Кече Мәрәтхуҗада, 169ы Яшелчәдә, калган 175 башы Кече Салтык сөтчелек комплексында асрала. - Инде финишка чыктык, - ди бүлекчә җитәкчесе Айрат Мингалиев. - Кышлату яхшы бара. Көзен терлек азыгын тулы күләмдә әзерләдек. Бүгенге көндә маллар...

"Кама Тамагы" АХПның Кече Салтык бүлекчәсендә 898 баш мөгезле эре терлек исәпләнә. Шулардан 260 баш Кече Мәрәтхуҗада, 169ы Яшелчәдә, калган 175 башы Кече Салтык сөтчелек комплексында асрала.


- Инде финишка чыктык, - ди бүлекчә җитәкчесе Айрат Мингалиев. - Кышлату яхшы бара. Көзен терлек азыгын тулы күләмдә әзерләдек. Бүгенге көндә маллар рационында фураж, силос, сенаж, катнаш азык, салам бар. Бер сыердан 8 литр, көненә 1370 литр сөт савабыз. Алдарак, кышкы чорда бер сыердан 20-22 литр сауган вакытлар да бар иде. Кайвакыт уйга каласың, ферма да, сыерлар да шул ук. Шундый ук сыер савучылар эшли. Савым исә кимеде. Әмма ул вакытта сыерлар рационына чөгендер түбе, патока, өстәмәләр кертелә иде, бу сыерларның продуктлылыгын арттыра, ә хәзер терлекләр рационында болар юк.

Узган ел 246 баш бозау алганнар. Агымдагы елның февралендә генә дә 27 баш, бозаулар үлеме күзәтелми. Хәзер гыйнвардан мартка кадәр сыерларның бозаулый торган чоры.

Кече Мәрәтхуҗада ферма мөдире Рәзинә Гыйзетдинова белән "Герефорд", "Шароле", "Абердин-Ангусст" ит токымлы маллар асралучы карданы карадык. Аның җитәкчелегендә биредә 7 кеше эшли һәм фермадагы барлык эшләрне дә алар башкара. Уртача көнлек үсеш 970-1000 грамм тәшкил итә.

Ахырын газетадан укыгыз

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев