Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Кама Тамагы Тенеш шәһәр җирлеге башлыгы Илсөя Гайнетдинова: "Безгә дә үзебезнең парк кирәк"

Тенеш шәһәр җирлеге башлыгы Илсөя Гайнетдинова иске футбол кырында парк ясау тәкъдиме белән чыкты. Бу идеяне "Кама Тамагы гипс руднигы" ААҖ генераль директоры Зөфәр Гарәфиев та яклады. Узган атнада предприятие коллективы ике көн рәттән биредә яшәүчеләр бөтен зур чараларны үткәрә торган мәйданчыкны әйләндереп чыршы һәм карагач үсентеләре утыртты. Хәзер ял...

Тенеш шәһәр җирлеге башлыгы Илсөя Гайнетдинова иске футбол кырында парк ясау тәкъдиме белән чыкты.

Бу идеяне "Кама Тамагы гипс руднигы" ААҖ генераль директоры Зөфәр Гарәфиев та яклады. Узган атнада предприятие коллективы ике көн рәттән биредә яшәүчеләр бөтен зур чараларны үткәрә торган мәйданчыкны әйләндереп чыршы һәм карагач үсентеләре утыртты. Хәзер ял зонасы юллардан ике рәт чыршы һәм кыр ягыннан бер рәт яшь карагачлар белән әйләндереп алынган. Поселоктан парк зонасын универсаль спорт мәйданчыгы аерып тора.
- Күп кенә җирлекләрдә парклар бар, - ди Илсөя Рафаэль кызы. -Без кемнән ким. Безгә дә үзебезнең парк кирәк. Без Зөфәр Галимулла улына ярдәме өчен рәхмәтле. Предприятие ылыслы агач үсентеләре сатып алуга зур акчалар бүлеп бирде, ә аннан соң эшче көч һәм техника белән дә булышты. Үзебез генә мондый эш күләмен башкара алмас идек.
Район җитәкчелеге безгә ярдәм итеп, безне парк һәм скверлар төзелеше программасына кертә алса, киләчәктә без паркны киртәләп алып, юллар салырга, балалар мәйданчыгы булдырырга да мөмкинлек чыгар иде. Шул очракта парк гаиләләр белән ял итү урынына әйләнәчәк. Безнең спорт мәйданчыгы беркайчан да буш тормавын исәпкә алсак, спорт сөючеләребезнең җанатарлары да барлыкка киләчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев