Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Кама Тамагы стадионын реконструкцияләгәннән соң белгечләр биредә халыкара дәрәҗәдәге ярышлар үткәрергә була дигән фикердә

"Стадионга нинди капчыклар кайтартылган? Төзүчеләргә чүп-чар салыр өчен кирәкме әллә алар?" Район халкы шундый сораулар бирә. Стадионда чыннан да капчыклар күп. Аларда нәрсә икән соң? "Капчыкларда ком һәм резина вагы, - ди төзүчеләр. - Болар барысы да стадионның ясалма өслеге компонентлары". Бу төзелештә төп подрядчы - "Стройком" төзелеш фирмасы, ә...

"Стадионга нинди капчыклар кайтартылган? Төзүчеләргә чүп-чар салыр өчен кирәкме әллә алар?" Район халкы шундый сораулар бирә. Стадионда чыннан да капчыклар күп. Аларда нәрсә икән соң?
"Капчыкларда ком һәм резина вагы, - ди төзүчеләр. - Болар барысы да стадионның ясалма өслеге компонентлары".
Бу төзелештә төп подрядчы - "Стройком" төзелеш фирмасы, ә стадионга ясалма өслек җәю белән субподрядчылар - Түбән Новгородтан килгән махсус оешма шөгыльләнә. Хәзер гранит вагына аслык җәелә, аның өстенә ясалма үләнле өслек ябыштырыла. Бу яшел катлам төргәген төзүчеләр үзләре сүтә, тигезләп җәя һәм хәзергә пресс ролен үтәгән әлеге капчыклар белән бастыралар.
Бер үк вакытта трибуна һәм административ-көнкүреш комплексын монтажлау эшләре тәмамлана. Бу комплекста душ, чишенү, спорт инвентарьлары бүлмәләре, туалетлар булачак. Бу көннәрдә стадион тирәли 800 төп агач һәм куак утыртылды.
"Алар махсус рәвештә баскыч формасында утыртылды, - ди башкарма комитет җитәкчесенең төзелеш һәм ТКХ буенча урынбасары Алмаз Шәрәфиев. - Башта баланнар рәте, аннары сәрви куаклары, иң тәбәнәк рәт - дүләнәләр. Урман полосасы саклагыч роль уйнаячак. Ул стадионны җилдән, көчле тавыш, тузаннан саклаячак. Яңа койма төзелгәч, барлык агач һәм куаклар стадион эчендә кала. Иске койма сүтеп алыначак һәм монда инде күптән үсеп утырган каеннар яңа урман полосасы белән тоташа".
Ясалма өслекне җәйгәч, белгечләр аның өстенә резина вагы һәм чиста ком таратачак, махсус җайланма белән ясалма үләнне "тарап" чыгачак. Йөгерү юлларына шулай ук төрле төстәге резина катлам җәеләчәк. Стадион кыры халыкара стандарт таләпләренә туры китереп эшләнә, аннары аңа сертификат биреләчәк. Шулай итеп, тиздән ул иң таләпчән футбол командасын да кабул итәргә әзер булачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев