Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Кама Тамагы штп паркында эш гөрли

Кама Тамагы штпның Туфан Миңнуллин исемендәге паркында "Вика" төзелеш фирмасы төзүчеләре эшли. Эшне монда бары тик яңгыр гына туктата ала. Җомга көнне төзүчеләр сәхнә һәм тамаша трибунасы нигезен монтажлау белән шөгыльләнде. Балалар мәйданчыгын яңа проект буенча билгеләнгән урынга күчерделәр. Бормалы сукмакларга вак таш җәелгән, алар асфальт салуга әзер. Кайбер участокларга...

Кама Тамагы штпның Туфан Миңнуллин исемендәге паркында "Вика" төзелеш фирмасы төзүчеләре эшли.

Эшне монда бары тик яңгыр гына туктата ала. Җомга көнне төзүчеләр сәхнә һәм тамаша трибунасы нигезен монтажлау белән шөгыльләнде. Балалар мәйданчыгын яңа проект буенча билгеләнгән урынга күчерделәр. Бормалы сукмакларга вак таш җәелгән, алар асфальт салуга әзер. Кайбер участокларга җир кайтартылды, монда газон мәйданчыклары да, декоратив куаклар да булачак. Зур агачлар җиргә җайлашып китсен өчен елның салкынча вакытында - көз көне утыртылачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев