Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Кама Тамагы районында янгыннар кимеми

Кызганычка каршы, Кама Тамагы районында янгыннар кимеми, ә алар нәтиҗәсендә алынган зыян күләме даими арта. Статистикага күз салсак, ел саен янгыннар милекне юкка чыгара, кешеләр гомерен өзә, пешү һәм тән җәрәхәтләре алучылар бар. Кама Тамагы һәм Тәтеш муниципаль районнары буенча күзәтү эшчәнлеге районара бүлеге мәгълүматларына караганда, 20 ноябрьгә район территориясендә...

Кызганычка каршы, Кама Тамагы районында янгыннар кимеми, ә алар нәтиҗәсендә алынган зыян күләме даими арта. Статистикага күз салсак, ел саен янгыннар милекне юкка чыгара, кешеләр гомерен өзә, пешү һәм тән җәрәхәтләре алучылар бар.


Кама Тамагы һәм Тәтеш муниципаль районнары буенча күзәтү эшчәнлеге районара бүлеге мәгълүматларына караганда, 20 ноябрьгә район территориясендә 19 янгын чыккан, узган елның шул чорында 23 очрак теркәлгән. Агымдагы елда ут эчендә калып 1 кеше үлгән, 1 кеше җәрәхәтләр алган. Узган елда мондый очраклар булмаган. Янгыннардан килгән зыян 1,5 млн. сумнан артып китә.
Аномаль һава шартлары, янгын сүндерү өчен булдырылган техниканың күпчелегенең төзек булмавы, беренчел янгын сүндерү чаралары җитешмәү, шулай ук янгыннар килеп чыгуга китергән сәбәпләрне бетерүдә максатка юнәлешле гамәлләрнең булмавы янгыннар килеп чыгуны арттырган.
Ахырын газетабыз битләреннән укыгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев