Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Кама Тамагы районында “Парклар һәм скверлар” елында башкарылган эшләр

Республикабыз Президенты Рөстәм Миңнеханов игълан иткән парклар һәм скверлар елы ахырына якынлаша. "Парклар һәм скверлар" республика программасының бу елга гомуми күләме 1 млрд.сум тәшкил итте. Барлык шәһәр һәм районнарда төп эшләр инде тәмамланган. Республика халкы яшел ял итү зоналары төзү һәм төзекләндерү турындагы идеяне энтузиазм белән күтәреп алды. Мондый зоналар...

Республикабыз Президенты Рөстәм Миңнеханов игълан иткән парклар һәм скверлар елы ахырына якынлаша. "Парклар һәм скверлар" республика программасының бу елга гомуми күләме 1 млрд.сум тәшкил итте.


Барлык шәһәр һәм районнарда төп эшләр инде тәмамланган. Республика халкы яшел ял итү зоналары төзү һәм төзекләндерү турындагы идеяне энтузиазм белән күтәреп алды. Мондый зоналар барлыкка килү халыкта буш вакытны саф һавада, агачлар һәм куаклар күләгәсендә үткәрү культурасын формалаштыра, бу урыннарда мәдәни һәм спорт чаралары да үткәрелергә тиеш.

5 сентябрьдә район үзәгендә "Акчарлак" спорт комплексы янындагы үзәк парк ачылышында халык күп иде, олысы-кечесе өчен бу чын бәйрәм булды. Парклар һәм башка ял итү урыннары халык өчен бик кирәк. Шуңа күрә хәтта авылларда да кешеләрнең үз инициативасы белән яшел зоналар барлыкка килә. Һәркемнең үз кече Ватанын төзек, төрле ял итү урыннарына бай итеп күрәсе килә. Бәйрәмнәрдә бергә җыелу өчен, балаларга күңел ачу өчен мәйданчыклар булу мөһим.

Балчыклыда авыл халкы нияте, бигрәк тә шушы авылдан чыккан Илдар һәм Илһам Шиһаповларның финанс ярдәме белән заманча уен мәйданчыгы төзелде.

Октябрь ахырында Тенеш поселогында иске футбол кыры урынында парк барлыкка килде. Гипс табучы предприятие коллективы өч көн буе паркта чыршы һәм яфраклы агачлар утыртты. Барлык зур чаралар поселок халкы биредә үткәрә. Тора-бара алар парклар һәм скверлар төзү программасына кушылырга тели.

Тәмте авыл җирлеге башлыгы Игорь Зиновьев быел Тәмтедә стадион каршында парк төзелүне әйтте. Җир эшләрен директор Евгений Корольков җитәкчелегендә "Императорский питомник" эшчеләре башкарган, алар грунт та кайтарган. Алдан әзерләнгән территориягә сентябрь аенда питомник бүлеп биргән 80 төп чыршы, кедр һәм нарат агачлары, шулай ук сугышта һәлак булганнар истәлегенә куелган һәйкәл янында Җиңүнең 70 еллыгына 30 зәңгәр чыршы утыртылган.

"Без алга таба территорияне койма белән әйләндереп алырга, брусчаткадан сукмаклар түшәргә, ут үткәрергә планлаштырабыз. Урам тренажерлары да куярга уйлыйбыз", - диде Игорь Альбертович.

9 майда Рус Бортасы авылы халкы һәм кунаклары обелиск янында аллея төзүдә катнашты. Барлыгы 120 яшь чыршы утыртылды.

Башка җирлекләрдә дә яз башыннан яшелләндерү буенча актив эш алып барылды. Олы Яңасалада мәдәният йорты янында парк булдырылды. Финанс яктан эшләрнең бер өлешен бу авылдан чыккан Ринат Саттаров күтәрде. Нурулла Хәмидуллин, Фәрит Вахитов агач терәк баганалар ясады. Җиңүнең 70 еллыгына авылда обелиск төзекләндерелде. Киләсе елга обелиск урнашкан мәйданчыкны койма белән әйләндереп алырга телиләр. Бөек Ватан сугышында һәлак булган авылдашлары хөрмәтенә апрель аенда 300дән артык чыршы утыртканнар. Ветераннар советы рәисе Әхмәт Дәүләтшин һәм Даимә Дәүләтшина хыялы чынга ашкан. Бөтен авыл халкы, мәктәп укучылары бу изге эштә катнашкан.

Иске Барыш җирлегенә керүче Кыртапа авылында һәйкәл янында 300 зәңгәр чыршы, канада нараты һәм себер чыршысы утыртылган. Аллея уртак көч белән Бөтенроссия агач утырту көнендә барлыкка килгән. Үсентеләрне Тәмте питомнигыннан кайтарталар. Аңа кадәр Иске Барыш мәдәният йорты янында 200 төп ылыслы агач утыртылган. Шулай ук Иске Барыш мәчетенә йөрүчеләр территориаль иҗтимагый үзидарә рәисе Рәүф Йосыпов җитәкчелегендә груша һәм миләш агачлары утырткан.

Күп кенә башка җирлекләрдә дә игелекле гамәлләр халык хуплавы нәтиҗәсендә тормышка ашырыла. Тәҗрибә күрсәткәнчә, бу эшләрдә барыннан да элек теләк кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев