Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Кама Тамагы районында хәрби хезмәткә чакырылу дәвам итә

Район прокуратурасында прокурор, полиция бүлекчәсе җитәкчесе, районның хәрби комиссары катнашында ведомствоара киңәшмә үткәрелде. Россия Федерациясе Конституциясенең 59 маддәсе нигезендә Ватанны саклау Россия Федерациясе гражданинының изге бурычы булып санала. "Хәрби бурыч һәм хәрби хезмәт турында"гы 1998 елның 28 мартындагы Россия Федерациясе законының 10 маддәсе 1 пункты хәрби исәпне тәэмин итү максатларында...

Район прокуратурасында прокурор, полиция бүлекчәсе җитәкчесе, районның хәрби комиссары катнашында ведомствоара киңәшмә үткәрелде.

Россия Федерациясе Конституциясенең 59 маддәсе нигезендә Ватанны саклау Россия Федерациясе гражданинының изге бурычы булып санала. "Хәрби бурыч һәм хәрби хезмәт турында"гы 1998 елның 28 мартындагы Россия Федерациясе законының 10 маддәсе 1 пункты хәрби исәпне тәэмин итү максатларында гражданнарга яшәү урыны буенча хәрби комиссариат бүлегендә хәрби исәптә торуны, яшәү урыны яки вакытлыча булу урынындагы хәрби комиссариат бүлегенә чакыру буенча билгеләнгән вакытка һәм урынга килү бурычын йөкли. Киңәшмәдә хәрби хезмәткә чакыруга кагылышлы мәсьәләләр тикшерелде. Хәзерге вакытта Россия Федерациясе Президентының 2015 елның 30 сентябрендәге 493 нче указы һәм Россия Федерациясе саклану министрының 2015 елның 30 сентябрендәге 580 нче боерыгы буенча хәрби хезмәткә көзге чакырылыш алып барыла. Хәрби комиссар Дамир Сергеев мәгълүматларына караганда, хәрби хезмәткә чакыру белән бәйле чарага 3 кеше килмәгән, аларны эзләү полиция бүлекчәсе хезмәткәрләре белән берлектә алып барыла. Чакырудан алдан уйлап качарга тырышу факты ачыкланса, Россия Федерациясе җинаятьләр кодексының 328 маддәсе буенча җинаять җаваплылыгына тарту өчен материаллар прокуратура аша тикшерү органнарына тапшырыла (хәрби хезмәттән азат итү өчен законлы нигез булмаганда хәрби хезмәткә чакырудан читләшкән өчен ике елга кадәр иректән мәхрүм итү каралган). Мондый гамәл гражданин чакыру пунктына ике тапкыр килмәгәннән соң башкарыла. Шул ук вакытта район прокуроры аңлатма бирә: җинаять җаваплылыгына тарту гражданинны хәрби хезмәт үтү вазыйфасыннан азат итми. Бу очракта ул аерым контрольдәге гаскәрдә хезмәт итә.

Шунысын да онытмаска кирәк, җинаять җаваплылыгына тарту вакыты чыкканнан соң да, эшкә урнашканда яшьләрнең үзләре өчен генә түгел, якын туганнары өчен дә күңелсез хәлләр килеп чыгуын онытмаска кирәк.

Кайчагында хәрби хезмәткә чакырылучының туганнары яшь кешенең закон бозуына булышлык итә. Ягъни аларны яшерә, яшәгән урыннарын әйтми. Мондый гамәлләрнең нәтиҗәсе күңелсез булырга яки яшь кешенең тормышын җимерергә мөмкин.

Хәзерге вакытта хәрби хезмәттән "тайпылучылар" бик аз. Яшьләр армиядә хезмәт итүгә ныклап әзерләнә, физик һәм мораль яктан чыныга, үзләренә ошаган гаскәрләрдә теләп хезмәт итәләр.

Армия мәктәбе үткән егетләр тормышка тизрәк җайлаша, авыр хәлләрдә югалып калмый. Аңа эшкә урнашырга һәм карьера баскычыннан күтәрелергә дә җиңел.

Йомгаклап шуны әйтәсе килә, ир-атлар элек-электән үз гаиләләрен, йортларын һәм Ватанны саклаган. Алар бүген дә шушы мактаулы вазыйфаны үти.

Хәрби хезмәткә чакыру дәвам итә. Безнең муниципаль районнан хәрби хезмәткә чакырылучы егетләр дә илебезнең Кораллы Көчләре сафларын тулыландыра. Аларга лаеклы хезмәт итүләрен телибез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев