Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Кама Тамагы районы һәвәскәр бакчачылары соклану хисе, хөрмәт уята (фото)

Һәр бакчачының яратып үстерә торган җиләк-җимеш яки яшелчә төре була. Олы Кариле авылында яшәүче шәхси эшмәкәр, районда үткәрелә торган күп бәйгеләр иганәчесе, аш-су остасы буларак та танылган Фирая Кәримуллина бакча җиләге - викториягә өстенлек бирә. Ул участокның зур өлешен били. Һәвәскәр бакчачы сортларын да санап күрсәтте - Альба Викоза, Гигант,...

Һәр бакчачының яратып үстерә торган җиләк-җимеш яки яшелчә төре була.

Олы Кариле авылында яшәүче шәхси эшмәкәр, районда үткәрелә торган күп бәйгеләр иганәчесе, аш-су остасы буларак та танылган Фирая Кәримуллина бакча җиләге - викториягә өстенлек бирә. Ул участокның зур өлешен били. Һәвәскәр бакчачы сортларын да санап күрсәтте - Альба Викоза, Гигант, Королева Елизавета, Эльсанта... Аларны үстерү, тәрбияләү турында шулкадәр яратып сөйли, әңгәмәдәшебезне кызыксынып тыңладык.
Янәшәдә бакчаның буеннан-буена кишер түтәлләре сузылган. Бу кадәр уңышны кая куясыз дигән соравыма, хуҗабикә сату өчен дә үстерүләрен әйтте. Өстәвенә кыяр-помидор, баклажан, борыч, суган - вакытында чүбен өзәргә, су сибәргә, тозларга-ябарга өлгерергә дә кирәк. 25 сутый җирнең зур өлеше яшелчә, җиләк-җимешкә бирелгән. Көнбагыш, чәчәкләр дә үз урынын тапкан.
- Мин бәрәңге үстерү өчен җаваплы, - ди тормыш иптәше Илсур абый елмаеп. - Калган бар эшне Фирая берүзе башкара.
Минем игътибар иткәнем бар - бакчачылык белән шөгыльләнгән кеше өендә дә күп итеп гөлләр үстерә. Кәримуллиннар йорт эче дә матур гөлләргә күмелгән.
Район үзәгендә яшәүче Галина Силагина бакчасы да игътибарга лаек. Түтәлләрдә ялгыш бер чүп үләне дә күрермен димә.
- Иртәнге 4тә мин инде бакчамда булам. Чөнки көн эссе булганда, көндез эшләү кыенрак, - ди ул. Хуҗабикә быел 200 төп кәбестә утырткан.
- Иртә һәм соң өлгерә торган сортларын утыртам. Алар арасында киң таралган, популяр булган - Казачок, Ринда, кышка саклау һәм тозлау өчен Подарок, Мара сортлары бар. Узган ел да үстереп саткан, быел да сораучылар бар инде, ди.
Яңа Сала авылында яшәүче Айсылу һәм Әнәс Исмәгыйлевлар үстергән карбыз искитмәле. Карбыз, кавын үстерүдә тәҗрибәләре зур, бер елны да утыртмый калмыйбыз, диләр.
- Бу сыналган "Астраханский полосатый" сорты, --ди Айсылу апа.- Минемчә, тәме буенча аңа тиңнәр юк.
Әнә шулай конкурста катнашучы районыбызның һәвәскәр бакчачыларының тырышлыклары, уңган-лыклары, хезмәт яратулары, өстәвенә киң күңелле, аралашучан булулары һәрвакыт соклану, хөрмәт хисләре уята.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев