Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Кама Тамагы районы Сабан туе программасы

4 июньдә Заовражный Каратайда район Сабан туе бәйрәме узачак. Ул традицион рәвештә иртәнге сәгать 10.00да балалар, мәдәният хезмәткәрләре һәм үзешчән артистлар чыгышы белән башланып китәчәк. 10.45 - 11.20. Мәйдан янәшәсендә канатта йөрүчеләр тамашасы 11.30 - 14.00. Төп милли уеннар: сулы чиләкләр белән йөгерү, чүлмәк вату, аркылы авыш бүрәнә буйлап йөрү,...

4 июньдә Заовражный Каратайда район Сабан туе бәйрәме узачак. Ул традицион рәвештә иртәнге сәгать 10.00да балалар, мәдәният хезмәткәрләре һәм үзешчән артистлар чыгышы белән башланып китәчәк.
10.45 - 11.20. Мәйдан янәшәсендә канатта йөрүчеләр тамашасы
11.30 - 14.00. Төп милли уеннар: сулы чиләкләр белән йөгерү, чүлмәк вату, аркылы авыш бүрәнә буйлап йөрү, кашыкка йомырка куеп йөгерү, капчык белән сугышу, колгага менү, капчык киеп йөгерү, катыктан акча эзләү.
Шул ук вакытта мәйданда милли көрәш башланачак, янәшәдә гаилә ярышлары: ике яклы пычкы белән утын кисү, арба белән йөгерү һәм башкалар.
Алардан соң гер күтәрү һәм армрестлинг буенча ярышлар башланачак. Күрше мәйданчыкта волейболчылар ярышачак. Шул ук вакытта ат чабышы, уен ахырында таш күчерү һәм аркан тартышу булачак.
15.00. Сабантуй тәмамлана.
19.00-21.00 Район мәдәният йорты мәйданында 80нче еллар дискотекасы оештырылачак.
Бәйрәм программасы яшьләр дискотекасы белән төгәлләнәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев