Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Кама Тамагы районы Олы Мәрәтхуҗада Г. Камал исемендәге театры артистлары «Бабайлар чуагы» спектаклен тәкъдим итте фото

25 августта якташыбыз, танылган драматург Туфан Миңнуллинның туган авылы Олы Мәрәтхуҗада Галиәскәр Камал исемендәге татар дәүләт академия театры артистлары тамашачы хөкеменә Илгиз Зэйниев әсәре буенча «Бабайлар чуагы» спектаклен тәкъдим итте. Чараны кереш сүз белән Кама Тамагы муниципаль районы башлыгы урынбасары Газинур Габидуллин ачты. Шулай ук Туфан Миннуллинны үзләренең җылы сүзләр...

25 августта якташыбыз, танылган драматург Туфан Миңнуллинның туган авылы Олы Мәрәтхуҗада Галиәскәр Камал исемендәге татар дәүләт академия театры артистлары тамашачы хөкеменә Илгиз Зэйниев әсәре буенча «Бабайлар чуагы» спектаклен тәкъдим итте.

Чараны кереш сүз белән Кама Тамагы муниципаль районы башлыгы урынбасары Газинур Габидуллин ачты. Шулай ук Туфан Миннуллинны үзләренең җылы сүзләр белән Татарстаннын һәм Россиянен халык артисты Шакир Әзhәр, язучы, куп жырлар авторы Рөстәм Закуан, Буа hәм Кама Тамагы районы элемтә челтәре җитәкчеләре Петр Белов, Миннур Набиуллин искә алып сөйләде.
Спектакльдә яраткан артистларыбыз - Татарстаннын халык hәм Россиянең атказанган артистлары -Наилә Гараева, Наил Дунаев, Татарстанның hәм Россиянең халык артистлары - Ринат Таҗетдинов, Равил Шәрәфиев, Шакиров Әзhәрләр катнашты.
Бу спектакльгә язучының иҗади мирасын саклаучы, талантын бәяләүче, аның белән янәшә барган туганнары һәм хезмәттәшләре, театр артистлары, якташлары, дуслары, туганнары, яраткан тамашачысы жыелган иде.
Мәдәният йортында алма тошәрлек тә юк иде, уткәргән чараларыбыз, кылган гамәлләребез Туфан агага дога булып барып ирешсен иде. Бу очрашулар сонгысы булмас дигән теләктә калабыз.
Туфан Миңнуллинның арабыздан киткәненә дурт ел, әмма аның иҗаты уйланырга, еларга, чын күңелдән көләргә мәҗбүр итә. Димәк, Туфан ага алга сөргән телебез, мәдәниятыбыз, йолаларыбыз саклап калыначак һәм ул безнең куңелләрдә мәңге яшәячәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев