Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Кама Тамагы районы Олы Карамал авылы китапханәсендә “Сандугач җыр суза” дип исемләнгән кичә үткәрелде + фото

30 май көне Олы Карамал авылы китапханәсендә күренекле авылдашыбыз, Татарстанның атказанган артисты, ТРның халык артисты, җырчы Әлфия Галимовага 95 ел тулу уңаеннан "Сандугач җыр суза" дип исемләнгән кичә үткәрелде, җырчының тормыш һәм иҗат юлына багышланган күргәзмә дә оештырылды. Әлфия Әхәт кызы Галимова зур абруй казанган мәгърифәтче Садыйк мулла нәселеннән, бабасы...

30 май көне Олы Карамал авылы китапханәсендә күренекле авылдашыбыз, Татарстанның атказанган артисты, ТРның халык артисты, җырчы Әлфия Галимовага 95 ел тулу уңаеннан "Сандугач җыр суза" дип исемләнгән кичә үткәрелде, җырчының тормыш һәм иҗат юлына багышланган күргәзмә дә оештырылды.


Әлфия Әхәт кызы Галимова зур абруй казанган мәгърифәтче Садыйк мулла нәселеннән, бабасы тарих битләренә язылып калырлык эшләр майтарган: авылда үз акчасына мәктәп ачкан.
Әлфиянең әтисе Әхәт тә шул мәктәптә белем алып, мөгаллим була. Тик аларның гаиләсе авылдан китеп төрле төбәкләрдә яши. Чистайда яшәгәндә әнисе- рус теле укытучысы Шәмсеҗиһан кызын җыр, бию, театр сәнгатенә кагылышлы түгәрәкләр эшләп килгән укытучылар клубына йөртә. Яшь кыз шунда беренче тапкыр гаҗәеп серле булып тоелган симфоник музыка белән таныша, фортопьяно буенча дәресләр ала.
Кызына җырчы булып китү бәхете җиңел генә бирелмәгән. Шомлы 1937 елда Буада банк идарәчесе булып эшләгән этилэрен кулга алып, Сталин репрессияләренең канлы тәгәрмәченә эләгеп атыла.
Ахырын газетадан укыгыз

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев