Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Кама Тамагы районы Каратал авылы китапханәсендә ел саен апрель аенда яраткан шагыйребез Габдулла Тукайның туган көнен билгеләп үтәләр + ФОТО

Кем уйлады икән-ятим бала Якты йолдыз булып калкыр, дип. Мәңге,мәңге халык йөрәгендә, Халык күңелендә балкыр, дип. Габдулла Тукай-татар әдәбияты күгендә янган якты йолдызларның иң зурысы. Ул калдырган иҗат мирасы һәм андагы рухи яктылык-безнең мактанычыбыз һәм горурлыгыбыз. Аның исеме һәм язмышы мәдәниятыбызның тарихының үткәне, бүгенгесе һәм киләчәге белән мәңгегә бәйләнгән. Аңардан...

Кем уйлады икән-ятим бала

Якты йолдыз булып калкыр, дип.

Мәңге,мәңге халык йөрәгендә,

Халык күңелендә балкыр, дип.

Габдулла Тукай-татар әдәбияты күгендә янган якты йолдызларның иң зурысы. Ул калдырган иҗат мирасы һәм андагы рухи яктылык-безнең мактанычыбыз һәм горурлыгыбыз. Аның исеме һәм язмышы мәдәниятыбызның тарихының үткәне, бүгенгесе һәм киләчәге белән мәңгегә бәйләнгән. Аңардан башка татар мәдәниятының һәм сәнгатенең егерменче йөздәге үсешен күз алдына китерү дә мөмкин түгел.

Каратал авылы китапханәсендә ел саен апрель аенда яраткан шагыйребез Габдулла Тукайның туган көнен билгеләп үтәбез. Менә быел да 26 апрель көнне "Без- Тукай шәкертләре" дип исемләнгән әдәби кичә булды. Тукай бәйрәменә китапханә матур итеп бизәлде, "Татар халкының бөек шагыйре" дигән күргәзмә эшләнде. Г Тукайның 131 еллыгына багышлап уздырылган әлеге кичәдә шагыйрьнең шигырьләре сөйләнде, әкиятләре сәхнәләштерелде. Китапханәгә йөрүче балалар кызыклы сорауларга җавап биреп, үзләренең Тукай иҗаты белән яхшы таныш булуларын күрсәттеләр. Тукай әсәрләренә иллюстрацияләр ясадылар. Кичә татар халкының гимына әверелгән "Туган тел" җыры белән тәмамланды. Бәйрәмгә килгән балалар барысы да сыйныфтан тыш укырга кызыклы китаплар алды һәм канәгать калып, рәхмәт әйтеп таралышты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев