Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Кама Тамагы районы Иске Казиле мәдәният йортында "Нәүрүз мөбарәк булсын" дип исемләнгән бәйрәм үткәрелде + фото

21 март көнне Иске Казиле мәдәният йортында язны каршы алу йоласы - "Нәүрүз мөбарәк булсын" дип исемләнгән бәйрәм үткәрелде. Бәйрәм Кыш бабай, Нәүрүзбикә, Кояш, Убырлы һәм Шүрәле катнашында театральләштерелгән тамаша формасында үтте. Бәйрәмгә килгән кунаклар да актив катнаштылар, бергә кушылып биеделәр һәм җырладылар.Шәйхетдинова Минзиләнең матур җырлары барлык кунакларның да күңеленә...

21 март көнне Иске Казиле мәдәният йортында язны каршы алу йоласы - "Нәүрүз мөбарәк булсын" дип исемләнгән бәйрәм үткәрелде. Бәйрәм Кыш бабай, Нәүрүзбикә, Кояш, Убырлы һәм Шүрәле катнашында театральләштерелгән тамаша формасында үтте. Бәйрәмгә килгән кунаклар да актив катнаштылар, бергә кушылып биеделәр һәм җырладылар.Шәйхетдинова Минзиләнең матур җырлары барлык кунакларның да күңеленә хуш килде. Зиафатова Сания апаның шигырьләрен барысы да тын калып тыңлады. Даминов Әлхәт исә үзенең моңлы гармун көйләре белән бәйрәмгә тагын да ямь өстәде. Соңыннан барлык кунаклар да табын артына, казанда пешкән ботка һәм Садриева Лилия пешергән тәмле коймаклар белән сыйланырга чакырылды. Бәйрәм илгә-көнгә иминлек, язлар, җәйләр тыныч һәм матур килсен дигән теләкләр теләп карачкы яндыру белән төгәлләнде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев