Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Кама Тамагы районы Иске Казиле авылында Ифтар кичәсе булып узды

Изге рамазан аеның соңгы көннәре барганда Иске Казиле авылының урамнарына ямь өстәп, ак яулыклы апалар, әбиләр, түбәтәйле абыйлар, бабайлар авыл клубына агылдылар. Биредә авылның иң өлкән кешесе, сугыш һәм хезмәт ветераны Маннапов Кәлимулла Гайнулла улының матди ярдәме белән ифтар кичәсе үткәрелде. Кирәкле һәм саваплы чараны оештыруны клуб хезмәткәрләре Аскарова Тәслимә...

Изге рамазан аеның соңгы көннәре барганда Иске Казиле авылының урамнарына ямь өстәп, ак яулыклы апалар, әбиләр, түбәтәйле абыйлар, бабайлар авыл клубына агылдылар.


Биредә авылның иң өлкән кешесе, сугыш һәм хезмәт ветераны Маннапов Кәлимулла Гайнулла улының матди ярдәме белән ифтар кичәсе үткәрелде. Кирәкле һәм саваплы чараны оештыруны клуб хезмәткәрләре Аскарова Тәслимә Гали кызы һәм Садриева Лилия Рәшит кызы тулысынча үз өсләренә алдылар. Лилия биредә яңа гына эшли башласа да, үзен актив, уңган, эшен җиренә җиткереп башкаручы буларак күрсәткән. Ул пешереп килгән бәлеш, гөбәдияләр дә телеңне йотарлык иде.

Тәслимә Гали кызы зур эш тәҗрибәсенә ия клуб мөдире буларак авыл халкы арасында зур ихтирам казанды. Авыл яшьләре белән дә, өлкәннәр белән дә уртак телне таба белә ул. Шуңа күрә авылда оештырылган һәр чара уңышлы чыга, күңелләрдә озак саклана. Җирле үзидәрә белән 25 елдан артык җитәкчелек иткән Илдус Хатыйп улы да һәр башлангычны күтәреп ала, ярдәм кулы суза. Авыл активистларыннан ярдәмче коллектив тупланган. Ифтар кичәсен үткәргәндә дә тәмле пирогларын күтәреп , кояштай балкып, Илдар абый кызлары Фирдания белән Рушания килеп керделәр.

Җыелган халык очрашып аралышты, бергәләп намаз укып авыз ачты, үлгән авылдашлары, туганнары рухына дога кылды. Соңыннан оештыручыларга зур рәхмәтләрен җиткерделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев