Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Кама Тамагы районы Иске Казиле авылы мәдәният йорты янына агачлар утырттылар фото

Россия көне уңаеннан Иске Казиле авыл җирлеге депутатлары һәм авыл яшьләре, Иске Казиле мәдәният йорты янына агачлар утырттылар. Аннары Көрәле, Иске Барыш, Атабай, Каратал һәм Иске Казиле авыл яшьләреннән торган 5 команда арасында Иске Казиле авылындагы спорт мәйданчыгында мини-футбол матчы булды. Футболчыларга җанатарлар көч биреп торды. Нәтиҗәдә Иске Барыш командасы...

Россия көне уңаеннан Иске Казиле авыл җирлеге депутатлары һәм авыл яшьләре, Иске Казиле мәдәният йорты янына агачлар утырттылар. Аннары Көрәле, Иске Барыш, Атабай, Каратал һәм Иске Казиле авыл яшьләреннән торган 5 команда арасында Иске Казиле авылындагы спорт мәйданчыгында мини-футбол матчы булды. Футболчыларга җанатарлар көч биреп торды. Нәтиҗәдә Иске Барыш командасы егетләре I урынга лаек булды. Уенчыларны Лилия Садриева кайнар коймак һәм тәмле чәй белән сыйлады.
Кичләрен футбол мәйданчыгы бер дә буш булмый. Район җитәкчелегенә рәхмәт, мини-футбол өчен ясалма өслекле мәйданчыкның берсен безнең авылга биреп, ул күпме малайларга, егетләргә, буш вакытларын файдалы уздырырга һәм спортка тартылырга ярдәм итте.
Бәйрәмнең өченче өлешендә Иске Казиле мәдәният йорты үзешчәннәре концерт номерлары белән чыгыш ясады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев