Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Кама Тамагы районы буенча салым инспекциясе - дәүләт идарәсенең иң дәрәҗәле һәм нәтиҗәле структурасы

СССР Министрлар Советының 1990 елның 24 гыйнварындагы карары нигезендә Финанслар Министрлыгы боерыгы белән дәүләт салым инспекциясе төзелде. Өч дәрәҗә идарәле куәтле система формалаша башлады: үзәк аппарат, төбәк звеносы, район Һәм шәҺәрләрдәге җирле салым инспекцияләре. Шушы елларда салым инспекциясе дәүләт идарәсенең иң дәрәҗәле Һәм нәтиҗәле структурасына әверелде. ТР буенча Россия 19...

СССР Министрлар Советының 1990 елның 24 гыйнварындагы карары нигезендә Финанслар Министрлыгы боерыгы белән дәүләт салым инспекциясе төзелде. Өч дәрәҗә идарәле куәтле система формалаша башлады: үзәк аппарат, төбәк звеносы, район Һәм шәҺәрләрдәге җирле салым инспекцияләре.

Шушы елларда салым инспекциясе дәүләт идарәсенең иң дәрәҗәле Һәм нәтиҗәле структурасына әверелде.

ТР буенча Россия 19 нчы районара федераль салым хезмәте идарәсенең баш салым инспекторы Ирина Вязникова белән әңгәмәбез безнең районда структураның барлыкка килү этаплары, күрсәткечләре Һәм инспекциясенең эшчәнлегенә багышланды.

- Безнең районда дәүләт салым инспекциясе кайчан барлыкка килде?

- Безнең структура 1990 елның 1 июлендә төзелде, Кама Тамагы районы буенча дәүләт салым инспекциясе җитәкчесе итеп Виктор Капралов билгеләнде. Район салым хезмәтен оештыру бурычы Виктор Александровичка йөкләнде. Оештыру вакытына салым инспекциясе штатында алты кеше була. Салым инспекциясе коллективы булдырыла, квалификацияле кадрлар туплана. Хезмәт барлыкка килгән башлангыч этапта салым законнары җыелмасы булмый әле. Барлык документларны эшкәртү мәгълүмати исәпләү техникасыннан тыш кулдан алып барыла.

- Ирина Алексеевна, барлык эш күләме кулдан башкарылганмы?

- Әйе, гадәти контора счетлары инспектор өстәлендә гадәти әсбап булган.

- Счетларга алмашка мәгълүмати технологияләр килде, закон базасы формалашты.

- Чынлап та, салым хезмәте төзелү елларыннан соң күп нәрсәләр үзгәрде. 1991 елдагы киң масштаблы комплекслы салым реформасы төп салым законнарын әзерләү һәм кабул итүдән, юридик затлар дәүләт реестрын булдырудан Һәм мәгълүмати технологияләр кертүдән башланды. 1999-2001 елларда Россия Федерациясе Салым Кодексының 1 һәм 2 өлешләре гамәлгә кертелде. Салым органнары контрольдә тоткан юнәлешләр киңәйтелде. Райондагы штатның максималь саны 43 кешегә кадәр җитте.

Әнгәмәнең ахырын газетабыз битләреннән укыгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев