Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Кама Тамагы районы башлыгы П.Н.Лоханов Татарстан Республикасы Конституциясе көне белән тәбрик итә

Хөрмәтле каматамагылылар! Сезне дәүләт бәйрәме - Татарстан Республикасы Конституциясе көне белән чын күңелдән тәбрик итәм. Республика һәм ил язмышы хәл ителгән чорда кабул ителгән Татарстан Конституциясе гражданнар хокукларын гарантияләп, канун белән сәяси төзелеш нигезен билгеләде. Ул демократия, федерализм, киләчәк буынның куркынычсызлыгы һәм иминлеген сайлаган республикада яшәүчеләр өчен ышанычлы ориентир булып...

Хөрмәтле каматамагылылар!
Сезне дәүләт бәйрәме -
Татарстан Республикасы Конституциясе көне белән чын күңелдән тәбрик итәм.

Республика һәм ил язмышы хәл ителгән чорда кабул ителгән Татарстан Конституциясе гражданнар хокукларын гарантияләп, канун белән сәяси төзелеш нигезен билгеләде. Ул демократия, федерализм, киләчәк буынның куркынычсызлыгы һәм иминлеген сайлаган республикада яшәүчеләр өчен ышанычлы ориентир булып тора.
Без бүгенге көндә республикада, шулай ук районыбызда уңайлыклары булган йортлар һәм сыйфатлы юллар, спорт һәм мәдәни учреждениеләр төзү шаһитлары булып торабыз, шулай ук сәламәтлек саклау һәм мәгариф үсеш ала, заманча җитештерү объектлары ачыла. Болар барысы да район һәм республика өчен горурлык хисләрен ныгыта һәм Татарстан Республикасы Конституциясенә барып тоташкан дәүләтчелек безнең уңышларыбызның нигезе булып тора.
Чын күңелдән сезгә бәхет һәм иминлек, максатларыгызның тормышка ашуын, туган ягыбызның чәчәк атуы өчен хезмәтегездә зур уңышлар телим.
П.Н.Лоханов,
Кама Тамагы муниципаль район башлыгы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев