Идел таңнары

Кама Тамагы районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Кама Тамагы районы башлыгы П.Н.Лоханов Халыклар бердәмлеге көне белән тәбрик итә

Хөрмәтле каматамагылылар, Халыклар бердәмлеге көне уңаеннан җылы котлаулар кабул итегез! Бу бәйрәм алдагы буыннар батырлыгын искә төшерергә өндәп кенә калмыйча, барыбызга да уртак булган тамырларыбыз турында да уйландыра. Халыклар бердәмлеге төрле тарихи чорларда Россиянең милли идеясен тәшкил итте һәм ул илебезнең лаеклы киләчәгенә ышанычлы дәлил. Бүген районыбызда күп милләтле халыкның...

Хөрмәтле каматамагылылар, Халыклар бердәмлеге көне уңаеннан җылы котлаулар кабул итегез!

Бу бәйрәм алдагы буыннар батырлыгын искә төшерергә өндәп кенә калмыйча, барыбызга да уртак булган тамырларыбыз турында да уйландыра. Халыклар бердәмлеге төрле тарихи чорларда Россиянең милли идеясен тәшкил итте һәм ул илебезнең лаеклы киләчәгенә ышанычлы дәлил. Бүген районыбызда күп милләтле халыкның уртак намуслы хезмәте нәтиҗәсендә мәгариф, сәламәтлек саклау өлкәләрендә, торак һәм юллар төзелешендә уңай үзгәрешләр барлыкка килә, кече һәм урта эшмәкәрлеккә ярдәм чаралары күрелә. Шундый мәкаль бар: "Җире нинди - чишмәләре шундый". Без 28 милләт вәкиле яши торган районыбыз җирен, татулык, бер - береңне хөрмәт итү, толерантлык чишмәләре сугаруына чын күңелдән горурлана алабыз. Болар халкыбызның тормыш сыйфатын яхшыртуга һәм туган җиребез чәчәк атуга юнәлдерелгән планнарыбызны тормышка ашырырга мөмкинлек бирә. Сезне чын күңелдән бәйрәм белән котлыйм, нык сәламәтлек, бәхет, үз көчегезгә ышаныч телим. Гаиләләрегездә тынычлык һәм иминлек хөкем сөрсен.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев