Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Кама Тамагы районы башлыгы Павел Лоханов сугышчы-интернационалистларны Әфганистаннан Совет гаскәрләре чыгаруның 27 еллыгы белән котлады

Хөрмәтле интернационалист хәрбиләр! Шушы көн уңаеннан чын күңелдән теләкләр кабул итегез. Бүген традиция буенча Әфган сугышын үткән, башка сугышларда катнашучыларны, интернационалист хәрбиләрнең батырлыкларын рәхмәт хисе белән искә алабыз. Безнең районда сугыш кичкән, авыр сынаулар узган 100дән артык кеше бар. Без сезгә батырлыгыгыз, актив һәм җаваплы гражданлык позициягез өчен рәхмәт белдерәбез....

Хөрмәтле интернационалист хәрбиләр!

Шушы көн уңаеннан чын күңелдән теләкләр кабул итегез. Бүген традиция буенча Әфган сугышын үткән, башка сугышларда катнашучыларны, интернационалист хәрбиләрнең батырлыкларын рәхмәт хисе белән искә алабыз.

Безнең районда сугыш кичкән, авыр сынаулар узган 100дән артык кеше бар. Без сезгә батырлыгыгыз, актив һәм җаваплы гражданлык позициягез өчен рәхмәт белдерәбез.

Сез кырыс сынауларга каршы торырга ярдәм иткән какшамас хәрби туганлыкны саклап калдыгыз. Хәрби дуслыкка тугры калырсыз дип ышанабыз. Сезгә сәламәтлек һәм тынычлык телибез. Гаиләләрегездә һәрчак иминлек һәм бәхет яшәсен!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев