Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Кама Тамагы районы авыллары китапханәләрендә + ФОТО

Каратал авыл китапханәсендә" Рабит Батулла тууына 80 ел" китап күргәзмәсе эшләнде. Китап укучыларга язучың бик күп әсәрләре тәкъдим ителде. Балалар күренекле татар язучысы, драматург, публицист, җәмәгать эшлеклесе Рабит Батулланың иҗатында булган әсәрләрен укыдылар. Балалар китабы көне әкиятче Г.Х.Андерсен белән бәйле. Китапханәче Заләлиева Гөлчәчәк Г.Х.Андерсенныӊ балачагы һәм балалар китабыныӊ тарихы белән...

Каратал авыл китапханәсендә" Рабит Батулла тууына 80 ел" китап
күргәзмәсе эшләнде. Китап укучыларга язучың бик күп әсәрләре тәкъдим
ителде. Балалар күренекле татар язучысы, драматург, публицист, җәмәгать
эшлеклесе Рабит Батулланың иҗатында булган әсәрләрен укыдылар.
Балалар китабы көне әкиятче Г.Х.Андерсен белән бәйле. Китапханәче
Заләлиева Гөлчәчәк Г.Х.Андерсенныӊ балачагы һәм балалар китабыныӊ
тарихы белән таныштырды, "Әкиятне таны"дигән викторина, "Сүзләрне
тап" темасына тапкыр-шоу үткәрде.
Халыкара кошлар көне уңаеннан Иске Казиле авыл клубында
китапханә белән берлектә "Кошлар - безнең дусларыбыз» дип исемләнгән
бәйрәм үткәрелде.
Бәйрәм уртанчылар һәм зурлар катнаш төркемен ике төркемгә булеп
күңелле викторина рәвешендә алып барылды. Кошлар турындагы бик күп
табышмаклар ярдәмендә, балалар үзләренең тапкырлыкларын күрсәттеләр.
Хәрәкәтле уеннар "Оясыз кош", "Очты, очты..." кебек уеннарны балалар
бигрәк тә үз итеп, үзләренең җитезлекләрен, зирәклекләрен күрсәттеләр.
Халыкара балалар китабы көне уӊаеннан Чаллы авылы
китапханәсендә китап сөючеләр берләшмәсенә йөрүче укучылар белән
«Балалар китабы сихри бер дөнья» дип исемләнгән әдәби сәгать узды.
Китапханәче китапның килеп чыгу тарихы белән кыскача гына
таныштырып үтте.Китапханәдә шулай ук әкият китапларыннан торган «Кояш
чыкса - табигать яңара, китап укысаң- күңен агара» исеме астында китап
күргәзмәсе куелды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев