Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Кама Тамагы районы Абыз авылында (Менглич) “Авылдашлар очрашуы” булды

Әлеге авыл Олы Салтык авыл җирлегендә исәпләнсә дә, бүгенгесе көндә юкка чыккан авыллар исемлегендә тора. Үзем дә бу авылдан күченеп киткәнгә утыз елдан артык вакыт узып киткән. Ә бит уйлап карасаң өлкән яшьтәге авылдашларның чыгып киткәненә кайсына алтмыш, кайсына җитмеш еллап икән. Чиккән киндер сөлгеләр, төрле төсле шарлар белән бизәлгән...

Әлеге авыл Олы Салтык авыл җирлегендә исәпләнсә дә, бүгенгесе көндә юкка чыккан авыллар исемлегендә тора. Үзем дә бу авылдан күченеп киткәнгә утыз елдан артык вакыт узып киткән. Ә бит уйлап карасаң өлкән яшьтәге авылдашларның чыгып киткәненә кайсына алтмыш, кайсына җитмеш еллап икән.


Чиккән киндер сөлгеләр, төрле төсле шарлар белән бизәлгән бердәнбер төзек йорт булып калган Биляев Гарәфетдин бабайларның капка төбенә кояшлы иртәдә бер-бер артлы авылдашлар кайта башлады. Иң беренче булып, иртәнге җидедә үк Рифат абый Заһировның машинасы күренде, күзәтәм, ул машинасыннан төште дә яшьлек сукмаклары буйлап су буйларын, өянкеләрне, туган нигезен күзәтеп озак уйланып басып торды. Кунакларны күңелле музыка, кайнар коймак, самовар чәе белән каршы алдык. Ә менә әби-бабайларның туган авылына бик тә сагынып кайтуларын, мин аларның күзләрендә ялтыраган яшь тамчыларыннан күрдем. «Сагынуым чиктән ашты, яшем дә зур, туган нигеземә бик ашкынып кайттым», - дип кочаклап ук алды безне Саймә нәнә. "Очрашуга чакыру хәбәре килгәч, көнен җиткерә алмадым, көн тиз узып китәр дип ике чиләк өчпочмак пешереп авылга җыена башладым һәм менә без, авылдашлар, 60 елдан соң, кабат бергә туган авылда очраштык" - дип бәхетле мизгелләрен бүлеште Әкбәр бабай кызы Әлфия апа.
Әйе, бүген алар санаулы минутларда гына булса да үз авылларында кунакта иделәр. Чөнки бу бәхетле мизгелләрне кайтырга авылы булмаган агай-апалар гына аңлый.
Яшел чирәмлектә чәй табыны корылган, Ылгыма буенда гармун моңына "Авыл көе" дә ишетелде. Ә саубуллашу вакыты җиткәч күрәм, берсенең дә китәсе килми, әле сөйләшеп туймаганнар.
Көн дәвамында аралаштык, истәлеккә фотосурәткә төштек, күңелләргә шифа, тәнгә дәва, киләчәккә яшәү дәрте алдык.
Киләчәктә дә шундый матур очрашулар насыйп итсен дип, кочаклашып, моңсуланып аерылыштык.
Кабат очрашуларга кадәр, кадерле авылдашлар!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев