Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Кама Тамагы районы Абыз авылында (Менглич) авылдашлар очрашуы булды + фоторепортаж

Авылда инде беркем дә яшәми, җәен кайтып торучылар да юк. Бер-бер артлы олы юлдан кергән җиңел машиналар туры авыл зиратына тукталдылар. Елдагыча каберлек өсләре тәртипкә китерелде. Сәгать уклары унберне күрсәткәндә барысы да очрашу мәйданы булган, Абыз авылында бердәнбер төзек хәлдәге Гарәфетдин бабайлар йорты каршына җыелды. Чараны сәламләү сүзе белән Олы...

Авылда инде беркем дә яшәми, җәен кайтып торучылар да юк.

Бер-бер артлы олы юлдан кергән җиңел машиналар туры авыл зиратына тукталдылар. Елдагыча каберлек өсләре тәртипкә китерелде. Сәгать уклары унберне күрсәткәндә барысы да очрашу мәйданы булган, Абыз авылында бердәнбер төзек хәлдәге Гарәфетдин бабайлар йорты каршына җыелды. Чараны сәламләү сүзе белән Олы Мәрәтхуҗа авылы мәдәният йорты мөдире Айрат Кадыйров ачты. Кунакларны авыл халкын район Советы депутаты, район элемтә бүлеге җитәкчесе Миңнур Нәбиуллин котлады.

-Сез бүген бик тә бәхетле мизгелләр кичерәсез, хәтта гөрләп тормыш алып барган күрше авыл халкы да сезгә ак көнләшү белән карый, чөнки сез районда һәр елны беренчеләрдән булып очрашу көнен үткәрәсез, бәйрәмегез дәвамлы булсын, - диде ул.

-Бүгенге очрашуның бәясен бернәрсә белән дә үлчәп булмый, төшкә дә керми бит бүгенге бәхетле минутлар, -дип шатлыгын уртаклашты 15 яшендә авылдан чыгып киткән Рәшидә әби.

Ахырын газетадан укыгыз

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев