Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Кама Тамагы районның 1118 мәктәп укучысы ГТО нормативлары тапшыруда катнашты

Агымдагы елның 20-30 гыйнварында районның барлык белем бирү учреждениеләрендә ГТО ("Готов к труду и обороне") Бөтенроссия физкультура-спорт комплексының кышкы сессия нормативларын рәсми тапшыру оештырылды. Безнең районда әлеге чараның ничек узуы турында мәгариф идарәсе башлыгы урынбасары Ирина Кузиева сөйли: - ГТО нормаларын үтәүгә укучылар бары тик медицина тикшерүе нәтиҗәләре нигезендә генә...

Агымдагы елның 20-30 гыйнварында районның барлык белем бирү учреждениеләрендә ГТО ("Готов к труду и обороне") Бөтенроссия физкультура-спорт комплексының кышкы сессия нормативларын рәсми тапшыру оештырылды.

Безнең районда әлеге чараның ничек узуы турында мәгариф идарәсе башлыгы урынбасары Ирина Кузиева сөйли:
- ГТО нормаларын үтәүгә укучылар бары тик медицина тикшерүе нәтиҗәләре нигезендә генә уздылар. Барлыгы нормативлар тапшыруда 1118 төп сәламәтлек төркеменә туры килүче укучылар катнашты, бу мәктәп укучыларының гомуми санының 74%ын тәшкил итә.
- Нормативлар тапшыру кайда оештырылды?
- Нормативлар тапшыру "Акчарлак" спорт-сәламәтләндерү комплексында һәм 4 тест уздыру урынында - Кама Тамагы, Тәмте, Сөйки һәм Иске Казиле урта мәктәпләрендә.
- Кышкы сессиягә нинди нормативлар керә?
- Кышкы сессиягә түбәндәге нормативлар керә: идәнгә ятып таянган хәлдә кулларны бөгү һәм турайту, тәбәнәк һәм биек аркылы борыста тартылу, 16 кг.лы гер күтәрү, 3х10м.га... йөгерү, аркага яткан хәлдә гәүдәне күтәрү, идәндә һәм гимнастика эскәмиясенә баскан хәлдә аякларны туры тотып, алга таба бөгелү, урыннан этелеп ике аякта озынлыкка сикерү, 1, 2, 3, 5 км.га чаңгыда йөгерү, 50 мга йөзү, 5 һәм 10 метр дистанциядән утырган хәлдә яки терсәк белән өстәлгә таянган килеш пневматик винтовкадан ату.
Ахырын газетадан укыгыз

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев