Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Кама Тамагы район башлыгы Павел Лоханов «Якыннарыңны матбугатка яздыр» акциясенә кушылды

Муниципаль район башлыгы Павел Лоханов "Татмедиа" АҖ генераль директоры Андрей Кузьминның инициативасын хуплап, «Якыннарыңны матбугатка яздыр» акциясенә кушылды. Павел Николаевич 10 пенсионерны газетага яздырды. Күп кенә пенсионерлар газетага язылу ункөнлеге вакытында язылырга өлгергән. Павел Лоханов яздырган пенсионерлар арасында Кама Тамагында яшәүче сугыш ветераны Николай Уртяков, Кирельскийда яшәүче тыл ветераны Сәгыйдә...

Муниципаль район башлыгы Павел Лоханов "Татмедиа" АҖ генераль директоры Андрей Кузьминның инициативасын хуплап, «Якыннарыңны матбугатка яздыр» акциясенә кушылды.

Павел Николаевич 10 пенсионерны газетага яздырды. Күп кенә пенсионерлар газетага язылу ункөнлеге вакытында язылырга өлгергән. Павел Лоханов яздырган пенсионерлар арасында Кама Тамагында яшәүче сугыш ветераны Николай Уртяков, Кирельскийда яшәүче тыл ветераны Сәгыйдә Газизова, Кама Тамагыннан хезмәт ветераны Наил Гарифуллин, Валентина Шәрәфетдинова, Осинникидан "Хезмәттәге батырлыгы өчен" медале белән бүләкләнгән Александр Малахов.
-Безне газетага яздыралармы? - дип гаҗәпләнделәр Валентина Дербышева һәм Николай Уртяков. - Беренче тапкыр бушлай газета алуыбыз. Моны уйлап чыгаручыларга, бу игелекле эшне башкаручыларга зур рәхмәт.
Без бу акциягә барлык учреждение, предприятие һәм оешма җитәкчеләре кушылыр дип өметләнәбез. Барыбызның да әти-әниләребез, якыннарыбыз, пенсиядәге хезмәттәшләребез бар. Аларны район газетасына яздырып сөендерегез.
Без район халкына - даими язылучыларыбызга район газетасына тугры булганнары өчен рәхмәтле. Еллар үтә, журналистлар буыны алышына, әмма редакция коллективы традицияне саклый - газета элеккечә район тормышының барлык өлкәләрен яктырта, файдалы мәгълүмат бирә, өйрәтә, тәрбияли, буыннарны бәйли. Эшебез файда китергәнгә без бик шат.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев