Кама Тамагы прокуроры Фәнис Шәйхаттаров ялган террорлык өчен нинди җәза каралганлыгы турында аңлатма бирде
1 декабрьдә Казанда бомба куелу турындагы хәбәр аркасында берникадәр вакытка самолет очып китү юлы ябылды, шулай ук ике рейс кичектерелде. 15 декабрьдә Карбышев урамындагы Сбербанкта клиентлар өчен куелган өстәлдә бомба куелу турындагы язу калдырылган була. Бинаны тикшерү-оператив төркеме кинологлар белән карап чыкканнан соң хәбәрнең ялган икәне ачыклана. Мондый хәбәрләр махсус...
1 декабрьдә Казанда бомба куелу турындагы хәбәр аркасында берникадәр вакытка самолет очып китү юлы ябылды, шулай ук ике рейс кичектерелде. 15 декабрьдә Карбышев урамындагы Сбербанкта клиентлар өчен куелган өстәлдә бомба куелу турындагы язу калдырылган була. Бинаны тикшерү-оператив төркеме кинологлар белән карап чыкканнан соң хәбәрнең ялган икәне ачыклана.
Мондый хәбәрләр махсус хезмәт белгечләре игътибарын чынлыкта җәмгыять өчен куркыныч тудыручы җинаятьләрдән читкә юнәлтә. Алар ашыгыч ярдәм, МЧС һәм полициянең кешеләрнең гомеренә чынлап та куркыныч янаганда вакытында килеп өлгерүенә комачау итәргә мөмкин. Шуның белән телефон террористлары чын террористларның ярдәмчеләре булып торалар. Ялган террористлардан зыян бик зур. Тикшерү вакытында учреждениеләр эшчәнлеге туктатылып тора, транспорт хәрәкәте чикләнә, хуҗалык итүче субъектлар зыян күрә. Сүз финанс, икътисади як турында гына түгел, алар курку, паника тарата, ә бу җәмгыять өчен куркыныч.
Дәресләрне өзүче "мәктәп терроризмы" хәзер сирәк күренеш, бу уку йортларында кисәтү-аңлату эшләре алып бару нәтиҗәсе дә. Статистика күрсәткәнчә, хәзер аноним террористик янаулар 20-40 яшьлек кешеләр арасында еш очрый. "Аноним" сүзе грек теленнән исемсез дигәнне аңлата, ләкин һәр ялган террористның исеме бар. Махсус хезмәтләрнең алар белән көрәшер мөмкинлекләре җитәрлек. Статистика күрсәткәнчә, хәзер тавышны үзгәртү дә, сим-карта, телефонны алыштыру да ярдәм итми. Район прокуроры Фәнис Шәйхаттаров мондый җинаять өчен нинди җәза каралганлыгы турында аңлатма бирде:
-РФ җинаять кодексының 207 маддәсе, 1 нче бүлеге буенча, шартлау, ут төртүне әзерләү турында яки кеше тормышына куркыныч тудыручы, матди зыян салучы яки җәмәгать өчен куркыныч булган гамәлләр турында ялган хәбәр биргән өчен 200 меңгә кадәр яисә гаепләнүченең 18 айлык хезмәт хакы яки башка кереме күләмендә штраф, яисә 480 сәгатькә кадәр мәҗбүри эшләр, яисә бер елдан ике елга кадәр төзәтү эшләре, яисә 3 елга кадәр иректән чикләү, яисә 3 елга кадәр мәҗбүри эшләр, яисә 3-6 айга кадәр арест, яисә 3 елга кадәр иректән мәхрүм итү каралган.
Әлеге маддәнең 2 нче бүлеге: зур зыян китерүче яки башка аяныч нәтиҗәләргә китерүче гамәлләр өчен 1 млн.сумга кадәр яки гаепләнүченең 18 айдан 3 елга кадәрле хезмәт хакы күләмендә штраф, яисә 5 елга кадәр иректән мәхрүм итү каралган.
Бу маддә буенча зур зыян дип 1 млн.сумнан артык зыян санала.
-Фәнис Ринатович, республика буенча ялган терроризм белән хәл ничек тора?
-2015 елда гына да РФ Җинаять кодексының 207 маддәсе, 1 нче бүлеге буенча 35 җинаять эше кузгатылган, шуларның 20се судка җибәрелгән, калганнары тикшерү органнарында. Кулга алу һәм сак астында тоту, милеккә арест салу кебек чаралар күрелә. Моннан тыш, прокуратура органнары тарафыннан гаепләнүчеләрдән махсус хезмәтләр өчен, гражданнарны эвакуацияләүдә, субъектларның эшчәнлеген туататып торудагы материаль зыян каплатыла. Кайбер очракларда сумма бик зур күләмдә булып, гаепләнүченең аны түләү өчен хәтта шәхси милке дә җитми.
Шуңа күрә телефонны кулга алып, ялган хәбәр җиткергәнче, аның азагы турында уйларга кирәк.
Йомгак ясап, шуны әйтәсе килә: теләсә-кайсы закон буенча - хокукый, дини һәм әхлакый яктан мондый җинаятьләр өчен түләү котылгысыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев