Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Кама Тамагы Пенсия фонды: аларны һөнәрилек бизи

25 ел элек, 1990 елның 22 декабрьдә, РСФСР Югары Советы карары белән Россия Федерациясе Пенсия фонды оеша. Бүген Пенсия фонды - Россиядә социаль тәэминат өлкәсендә дәүләт хезмәтләре күрсәтүче зур федераль система. 991 елның маенда Кама Тамагы районында Россия Федерациясе Пенсия фонды уполномоченныйлар хезмәте оеша. Дәүләт учреждениесе - Кама Тамагы районында...

25 ел элек, 1990 елның 22 декабрьдә, РСФСР Югары Советы карары белән Россия Федерациясе Пенсия фонды оеша. Бүген Пенсия фонды - Россиядә социаль тәэминат өлкәсендә дәүләт хезмәтләре күрсәтүче зур федераль система.


991 елның маенда Кама Тамагы районында Россия Федерациясе Пенсия фонды уполномоченныйлар хезмәте оеша. Дәүләт учреждениесе - Кама Тамагы районында Пенсия фонды идарәсе Кама Тамагы районы территориясендә мәҗбүри пенсия иминләве һәм пенсия тәэминаты буенча дәүләт функцияләрен үтәү өчен 2002 елның 1 гыйнварында оеша. Яңа хезмәт оешуга "Россия Федерациясендә дәүләт пенсия тәэмин итүе белән идарә итүне камилләштерү буенча чаралар турында"гы РФ Президенты күрсәтмәсе нигез булып тора. 2003 елның августында Кама Тамагында Пенсия фонды идарәсе ике районны - Кама Тамагы һәм Апас районнарын берләштерә, аны Рузилә Гыйззәтова җитәкли, хәзер идарә Илмир Гыйлметдинов җитәкчелегендә эшли.
Бүген идарә гамәлдәге закон нигезендә билгеләнгән тәртиптә иминләүчеләрне ачыклау, теркәү һәм исәпләү белән шөгыльләнә, - ди Илмир Илдус улы.
Безнең бурычлар арасында барлык категория иминләүчеләр буенча дәүләт мәгълүматлар банкын һәм барлык категория иминләнгән затлар турында индивидуаль (шәхсиләштерелгән) исәп мәгълүматлары оештыру һәм алып бару. Әмма моның белән генә чикләнмибез.
Без мәҗбүри пенсия иминләвенә кергән акча исәбе буенча эшне оештырабыз,
РФ Пенсия фонды бюджетына иминләү взнослары вакытында һәм тулы күләмдә керүен контрольдә тотабыз.
Әлбәттә халыкны хезмәт пенсияләре һәм башка түләүләр билгеләү , шулай ук аларны вакытында түләү һәм китерү кызыксындыра.
Шулай ук дәүләт социаль ярдәме алу һәм дәүләт ярдәменең өстәмә чараларын тормышка ашыру: ана (гаилә) капиталы, айлык акча түләүләре; аерым категория гражданнарны айлык өстәмә материаль тәэмин итү; хезмәт пенсиясе алучы эшләмәүче пенсионерларга РФ территориясендә ял итү урынына бару һәм кайтуны компенсацияләү дә мөһим чаралар булып тора.
Ахырын газетабыздан укыгыз

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев