Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Кама Тамагы опека һәм попечительлек органнары һәр баланың гаиләле булу хокукы өчен көрәшә

Балалар рәсемнәрендә гаилә темасы еш очрый. Алар өй, әти-әниләрен, эне-сеңелләрен, әлбәттә, юкка гына ясамый. Барлык балалар да бары бер нәрсәне - тулы бәхетле гаиләдә яшәргә тели. Ләкин кызганыч, киресенчә дә була. Опека һәм попечительлек органнары бүгенге көндә һәр баланың гаиләле булу хокукы өчен көрәшә, илнең кечкенә гражданнарының законлы мәнфәгатьләрен яклый....

Балалар рәсемнәрендә гаилә темасы еш очрый. Алар өй, әти-әниләрен, эне-сеңелләрен, әлбәттә, юкка гына ясамый. Барлык балалар да бары бер нәрсәне - тулы бәхетле гаиләдә яшәргә тели. Ләкин кызганыч, киресенчә дә була. Опека һәм попечительлек органнары бүгенге көндә һәр баланың гаиләле булу хокукы өчен көрәшә, илнең кечкенә гражданнарының законлы мәнфәгатьләрен яклый.


МР башкарма комитетының опека һәм попечительлек бүлеге эшчәнлеге турында аның җитәкчесе Дамирә Идрисова белән сөйләшәбез.
- Опека - бала хокуклары буенча вәкаләтле орган. Аңлатып үтсәгезче, опека кемнәргә кагыла?
- Опека һәм попечительлек бүлеге нигездә ятим һәм караучысыз калган балаларны, шулай ук балигълык яшенә җиткән, әмма эшкә сәләтсез гражданнарны ачыклау һәм аларга ярдәм итү белән шөгыльләнә.
- Дамирә Рәхимҗановна, опекада булган, гаиләгә тәрбиягә алынган, уллыкка (кызлыкка) алынган балалар, шулай ук эшкә сәләтсез гражданнарның агымдагы елда саны күпме?
- Быел опека бүлеге тарафыннан 10 ятим һәм караучысыз калган бала ачыкланды. 8 бала гаиләләргә тапшырылды, аларның 5се опекага бирелде, 3сен уллыкка алдылар. Ике баланы урнаштыру мәсьәләсе хәл ителә. Күптән түгел 2 хатын-кыз вафат булды һәм 2 балигъ булмаган бала караучысыз калды.
- Район буенча беркая да урнаштырылмаган балалар бармы?
-Төбәк ятимнәр исемлегендә ата-анасы баш тарткан бер бала бар. Ул бүгенге көндә дәүләт учреждениесендә һәм аны тулысынча дәүләт тәэмин итә.
Әнгәмәнең ахырын зазетабыз битләреннән укыгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев