Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Кама Тамагы Олы Мәрәтхуҗа авылында туып-үскән Туфан абый истәлегенә

Кече күңеленнән, тормыштан бары яхшылык, матурлык эзләп, тапса сөенеп, тапмаса, бөтен җаны белән борчылып яшәде Туфан абый. Ә көндәлек тормышта һәммә нәрсә - яхшысы да, яманы да җитәрлек. Бу язмам да шул тирәдәрәк булыр. Узган елны Олы Мәрәтхуҗада булган хәл барыбызны да тетрәндерде. Туфан абыйның нигезләре янып, юкка чыга язды....

Кече күңеленнән, тормыштан бары яхшылык, матурлык эзләп, тапса сөенеп, тапмаса, бөтен җаны белән борчылып яшәде Туфан абый. Ә көндәлек тормышта һәммә нәрсә - яхшысы да, яманы да җитәрлек. Бу язмам да шул тирәдәрәк булыр.

Узган елны Олы Мәрәтхуҗада булган хәл барыбызны да тетрәндерде. Туфан абыйның нигезләре янып, юкка чыга язды. Авыл халкы, гомумән, барыбыз да бик борчылдык. "Нишләргә, болай булмый бит инде", -дип торганда, 2015 елның октябрь айларында авылга җан керде. Туфан абыйның йорт нигезләрен чистарта, төзәтә башладылар. Татарстан районнарындагы элемтә үзәге хезмәткәрләре, аңа кушылып, авыл халкы ныклап эшкә кереште. Ә бу эшне башлап йөрүчеләр, соңыннан белгәнебезчә, "Таттелеком" оешмасының генераль директоры Лотфулла Нурислам улы Шәфигуллин, шул аппаратта эшләүче (аны талантлы шагыйрь дип кенә белә идек) Рөстәм Газизҗан улы Зәкуанов, район элемтә үзәге җитәкчесе Миңнур Нурулла улы Нәбиуллин булып чыкты. Ә аларга ярдәмгә кайнар чәйләре белән сыйлап торучы Венера, Мөслимә апалар килде, гомумән, авыл хатын-кызлары һәр эшкә булышырга әзер тордылар.

Туфан абыйның "Кеше белән язылмаган законнар идарә итәргә тиеш, аның эчке дөньясы, аның рухы", - дип әйтеп калдырган сүзләре тагын бер кат раслана түгелме соң? Әйе, шулай.

26 ноябрь көнне Олы Мәрәтхуҗа авылына бер төркем язучы һәм артистлар кайтты. Ул көнне авыл гөр килде. Туфан абыйга өч урынга истәлек такталар куелды. Болар: олы юлдан авылга кергән борылышта, авыл эчендә Туфан абый йортына юл күрсәтеп һәм өченчесе - иҗат иткән йортында. Гомумән, истәлек такталар зәвык белән бик матур итеп эшләнгәннәр. Ә йорт эче Туфан абыйның китаплары, яшәгән вакыттагы кадерле әйберләре белән җиһазланды.

Нур өстенә нур өстәп, авыл мәдәният йорты да гөрләп тора. Анда шул авылның талантлы егете Айрат Кадыйров хезмәт куя. Ә янында һәрдаим ярдәмгә килүче уллары Салават һәм Айнур бар.

Инде менә 8 февраль көнне районыбыз халкы М.Фәйзинең "Галиябану" спектаклен карады. Күренекле артистлар Нәҗибә Ихсанова, Әзһәр Шакиров, Гөлсем Исәнгулова, Наил Дунаев, халык белән очрашып, Туфан абыйны искә алдылар. Туфан абыйның кызы Әлфия дә, авыл әбиләрен, күршеләрен онытмый һәрвакыт әтисе рухына дога кылдыра, алар белгән якыннан аралаша.

Бу йортка билгеле бер статус бирелүен сорап, Президент аппаратына мөрәҗәгать ителде һәм инде аның уңай хәл ителүен көтеп калабыз. Халык спектакльне яратып карады. Югыйсә актерларның күбесе яшьләр.Төп рольләрне Гүзәл Гөлвердиева, Минвәли Габдуллин, Илсөя Төхфәтуллина, Фәннур Мөхәммәтҗанов, Алмаз Гәрәев бик оста уйнадылар. Режиссер Илгиз Зәйниев тә драманы шактый кыскарткан. Ә бу заман таләбе. Туфан абый бервакыт болай дигән иде: "Тора-бара драмалар бер пәрдәгә генә калачак, чөнки башка заман, башка тамашачы килә" Без, элеккеге буын кешеләре, Галиябануның энесе Садрыйны да, Исмәгыйльнең халык алдында соңгы сүзләрен дә көттек, ә староста нигәдер кереп тә тормады.

Ә спектакльне җылы кабул иттек.Туфан абыйның рухы шат булсын, халкыбызга калдырган бай мирасы югалмасын иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев