Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Кама Тамагы муниципаль районы башлыгы Павел Лоханов Ватанны саклаучылар көне белән котлый

Хөрмәтле каматамагылылар! Сезне Ватанны саклаучылар көне белән котлыйм. Элек-электән Ватанны саклаучыларга хөрмәт, горурлык хисе белән карадылар, чөнки Ватанны саклауга иң көчле, батыр, чыдам, үз илен яратучы гражданнар чакырылды. Без сугышчан хәрәкәтләрдә үз гомерләре бәрабәренә җирдә тынычлыкны саклап калучылар, Әфган сугышында катнашып зур батырлык, кыюлык күрсәтүчеләр, хәрби бурычларын үтәгәндә батырлык кылучылар...

Хөрмәтле каматамагылылар!

Сезне Ватанны саклаучылар

көне белән котлыйм.

Элек-электән Ватанны саклаучыларга хөрмәт, горурлык хисе белән карадылар, чөнки Ватанны саклауга иң көчле, батыр, чыдам, үз илен яратучы гражданнар чакырылды. Без сугышчан хәрәкәтләрдә үз гомерләре бәрабәренә җирдә тынычлыкны саклап калучылар, Әфган сугышында катнашып зур батырлык, кыюлык күрсәтүчеләр, хәрби бурычларын үтәгәндә батырлык кылучылар һәм хәзер илебез сагында торучылар белән горурланабыз.

Соңгы вакытта дәүләтебездә үсеп килүче буынны яңадан патриотик рухта тәрбияләүне күрү сөендерә. Без үз каһарманнарыбызны, Ватаныбыз сакчыларын онытмаска, исемнәрен һәм батырлыкларын данларга тиеш, аларның гомерләре безнең буын һәм тормышларын илебезнең Кораллы Көчләрендә хезмәт итү белән бәйләгән гражданнар өчен үрнәк булып тора.

Чын күңелдән Бөек Ватан сугышы һәм Кораллы Көчләр ветераннарын, запастагы хәрбиләрне һәм хәзерге вакытта хәрби бурычларын үтәүчеләрне бәйрәм белән тәбрик итәм.

Сезгә ныклы сәламәтлек, бәхет, иминлек, уңышлар һәм тыныч күк йөзе телим.

Павел Лоханов,

Кама Тамагы муниципаль районы башлыгы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев