Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Кама Тамагы муниципаль районы башлыгы Павел Лоханов Халыкара хатын-кызлар көне белән котлый

Хөрмәтле хатын-кызлар! Бу матур көндә Сезне чын күңелдән язның гүзәл бәйрәме - 8 март - Халыкара хатын-кызлар көне белән котларга рөхсәт итегез. Табигать уянган бу чорда мөнәсәбәтләр тагын да җылына, зур планнар һәм яңа хыяллар туа. Безнең өчен Сез һәрвакыт мәхәббәт һәм ягымлылык, игелек һәм кайгыртучанлыкны гәүдәләндерүче зат. Дөньяда балага...

Хөрмәтле хатын-кызлар!

Бу матур көндә Сезне чын күңелдән язның гүзәл бәйрәме - 8 март - Халыкара хатын-кызлар көне белән котларга рөхсәт итегез.


Табигать уянган бу чорда мөнәсәбәтләр тагын да җылына, зур планнар һәм яңа хыяллар туа.

Безнең өчен Сез һәрвакыт мәхәббәт һәм ягымлылык, игелек һәм кайгыртучанлыкны гәүдәләндерүче зат. Дөньяда балага тормыш бүләк иткән хатын-кыздан да изгерәк, кадерлерәк кеше юк һәм без моның өчен Сезнең алда баш иябез. Сизгер һәм игътибарлы, зирәк һәм сабыр, безгә илһам һәм бөек хисләр чыганагы булуыгыз өчен рәхмәт.

Без Сезне тугры һәм түзем булуыгыз, һәрвакыт аңлавыгыз һәм тормышыбызда уңайлылыклар тудырганыгыз өчен бәялибез. Күңелегездә һәрчак яз чәчәк атсын, бәхет һәм мәхәббәт һәрвакыт юлдаш булсын! Сезгә һәм якыннарыгызга ныклы сәламәтлек, иминлек һәм шатлык телим!

П.Лоханов,

Кама Тамагы муниципаль район башлыгы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев